Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле кырларына органик ашламалар кертеләчәк

Район кырларының күп өлеше әче туфраклы. Бу хәл уңышның кимүенә китерүгә карамастан, соңгы елларда кырларга известь кертү эше тукталды, диярлек.

Проблеманың актуальлегеннән чыгып, басуларга төрле ашламалар кертү, җирнең уңдырышлылыгын күтәрү белән шөгыльләнүче "Агрохимсервис" оешмасына күптән түгел генә яңа җитәкче дә билгеләнгән иде. Шушы көннәрдә генә районда "Татагрохим" генераль директоры урынбасары Ирек Әфләтунов та булып китте. Ул райондагы оешманың эшенә уңай бәя биреп, известь белән берлектә, кырларга органик ашлама чыгаруның мөһимлегенә дә тукталды.

-80нче елларда 1 гектар сөрүлек җиренә 9 тоннага кадәр органика кертелә иде. Соңгы елларда исә инвесторлар да, эре хуҗалыклар да минераль ашламаларга гына өстенлек бирә башлады. Әмма органика кырларның уңдырышлылыгын арттыручы мөһим элемент булып кала бирә. Чүпрәле "Агрохимсервис" оешмасы кырларга тирес сиптерү агрегатларын да ремонтлап, хәстәрләп куйган. Билгеле, бу хезмәткә ихтыяҗ бар. Бүген исә без, инженер-техник служба белән, известь сиптерү агрегатларын тикшерәчәкбез. Известь җиргә тигез күләмдә сибеләме, бөтен механизмнар технологик таләпләргә җавап бирәме, шуларны эш процессында караячакбыз.

Альберт Низамов, оешма җитәкчесе:

Реклама

-Җәмгыятьтә 15 берәмлек техниканы төзекләндереп, бүгеннән кырга чыгып китәргә әзер булырлык итеп әзерләдек. Заказларыбыз да бар. Әмма беренче чиратта, үзебезнең район басуларында эшләячәкбез.

"Агрохимсервис" оешмасының озак еллар, үз хезмәтен белеп һәм яратып башкара торган хезмәтчәннәре бар. Иматдин Шәрәфетдинов белән Илгиз Алимов шундыйлардан. "Эш фронты гына булсын, -диләр механизаторлар, -эш булганда акчасын да мулдан алабыз, техника да вакытында ремонтлана, күңелләр дә тыныч".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: известь җиргә известь кертү