Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Чүпрәле” индустриаль паркына резидентлардан заявкалар кабул ителә

Үз эшен башларга теләп тә, аны нәрсәдән һәм нинди акчаларга башларга икән дип уйлап йөрүчеләр аз түгел. Эшләп китүчеләр исә үсү, җәелү турында хыяллана. "Чүпрәле" сәнәгать паркы әлеге хыялларны тормышка ашыру, киләчәктә миллионер булу теләге белән яшәүчеләргә менә дигән мөмкинлекләр тудыра.

-"Чүпрәле" сәнәгать паркы - районның киләчәк социаль-икътисади үсешен тәэмин итүдә зур роль уйнаячак.Хезмәткә яраклы булган райондашларыбызның читтә, вахталарда эшләп йөрүе кызганыч, шуңа да әлеге сәнәгать паркы, беренче чиратта, район халкын эш белән тәэмин итүне күзаллый, -диде район башлыгы Александр Шадриков иҗтимагый совет утырышында. Утырыш районда инвестицион мохитны яхшырту мәсьәләләрен күздә тотты.

Парк территориясендә көздән бирле эш кайный: тирә-яны тәртипкә китерелә, керү юллары тигезләнә, коймалар тотыла. Газга, суга, электрга тоташу, гомумән, барлык төр инфраструктура эшләре район бюджеты хисабына булачагы турында язган идек инде. Аларның проектлары әзер. Район җитәкчелеге әлеге паркка эререәк инвесторларны да җәлеп итмәкче.

Бу уңайдан район башлыгы Александр Шадриковның фикерләре:

-Ышанамы бездәге халык әлеге проектка, ышанмыймы, индустриаль парк булачак, эшләячәк! Бу бит безнең буш хыяллар гына түгел, бу-замана таләбе. Мәркәзләрдән ерактарак урнашу сәбәпле, бездә "замана җилләре" бары тик соңга калыбрак "исә" иде, әмма һәр яңалык барыбер дә килеп җитә иде. Бу юлысы без бераз өлгеррәк кенә булдык, Теләче һәм башка Казан тирәсенәрәк урнашкан районнар кебек, әлеге проектны күреп алдык һәм тормышка ашырырга керештек. Башкалар эшли алганны Чүпрәле кешесе нигә әле эшләмәскә тиеш?! Бары тик стереотиплардан котылырга һәм пессимист булмаска киңәш итәр идем.

"Чүпрәле" сәнәгать паркында урын алырга өч резидент заявка тапшырган инде. Җәмәгать советы утырышында паркка керергә теләүче тагын бер эшмәкәрнең үтенече (заявкасы) каралды. Аны утырышта катнашучылар хөкеменә "Прогресс" идарәче компаниянең директоры Егор Тарнавский тәкъдим итте.

- Сәнәгать паркына эләгүнең мөһим өлеше булып, эшмәкәрнең сыйфатлы һәм сорау таләп ителгән продукция җитештерәчәге тора. Шуңа да эшмәкәр үзенең бизнес-проектын уйлап эшләргә тиеш ,-диде Александр Шадриков. Сүз, аерым алганда, районның киләсе 20-30 елларга үсешен алдан күзаллау, ягъни җитештерү күләмен арттыру, өстәмә эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк инвестицияләр кертү турында барды.

Акчалы һәм идеяле ир-егетләр "йокламасыннар" иде. "Алма пеш, авызыма төш", дигән гыйбарә күптән искерде, җиң сызганып эшкә тотыныр чак. "Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел..", дип язып калдырган бөек шагыйребез Габдулла Тукай да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: индустриаль парк резидент заявка