Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле игенчеләре уракка төштеләр

"Цильна" һәм "Шәйморза" хуҗалыклары район буенча беренчеләрдән булып уракка керештеләр. 16 июльгә булган мәгълүматлар нигезендә район буенча 150 гектарда борчак (һәр гектардан чыккан уртача уңыш 15,4 центнерны тәшкил итә), 142 гектарда арпа (уртача уңыш 23,2 центнер), 28 гектарда арыш (уртача уңыш 22,5 центнер) культуралары урып суктырылган. Район буенча һәр гектардан...

"Цильна" җәмгыяте басуына килгәндә, комбайннар арпа суктыра иде. Илгиз Миначев (ярдәмчесе Даниф Сөләйманов) җитәкчелегендәге "Класс-Мега", Радик Төхфәтуллов (ярдәмчесе Рәдис Төхфәтуллов) җитәкчелегендәге "Полесье", Рәфикъ Шәйдуллов (ярдәмчесе Ильяс Шәйдуллов), Илдус Замдиханов (ярдәмчесе Илнар Замдиханов) җитәкчелегендәге "Тукано", Айрат Латыйпов (ярдәмчесе Марс Булатов), Ингель Җәббаров (ярдәмчесе Вәсилә Җәббарова), Фәнис Вәлиев (ярдәмчесе Ленар Вәлиев) җитәкчелегендәге "Дон-1500" комбайннары 100 гектарлы арпа кырының соңгы гектарларында эш башкаралар иде.

Суктырылган ашлыкны ындыр табагына ташу "КамАЗ" автомобильләрен идарә итүче шоферлар Фәнис Хәкимов, Әсхать Җамалетдинов, Җәүдәт Вәлиев, Илназ Алимовка тапшырылган.

-Көч куеп үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп аласы иде. Моның өчен бөтен мөмкинлекләребез бар, һава шартларының уңай килүе генә мөһим,-ди җәмгыятьнең баш агрономы Рәис Рәимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урак 2013