Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле “Фламинго” җәмгыяте чиста юл вәгъдә итәләр

Җаваплылыгы чикләнгән "Фламинго" җәмгыятендә кышкы чорга әзерләнү эшләре бара. Барлык техниканың 90 проценты диярлек төзекләндерелгән, шушы көннәрдә машина- трактор паркы тулысынча әзерлек сызыгында булачак.

-Һәр елны кыш төрлечә килә. Ләкин барысын да алдан күреп бетереп булмый, кайбер елларда кар- бураннар атна буе тынмый, бөтен җирне кар баса, транспортның туктап калган вакытлары да була. Мондый чакта эшне тәүлек буе да дәвам итәргә туры килә. Үткән елларның ачы сабагы күп нәрсәгә өйрәтте. Шуңа күрә кышкы сезонда техниканың төзек һәм югары җитештерүчән эшләве бик мөһим,- ди оешма директоры Альфред Низамов. Коллективта алдагы эш планнары күптән билгеләнгән. 2012 елдан бирле Иске Чүпрәле авыл җирлегенә караган торак пунктларның юлларын һәм урамнарын кар көртләреннән чистарту эшен әлеге "Фламинго" җәмгыяте башкара. Сер түгел, соңгы елларда явым- төшем нинди булуга да карамастан, кышкы юллар үзвакытында чистартыла, иртән эшкә баручы халык яисә мәктәпкә ашыгучы балалар рәхәтләнеп чиста юлдан атлыйлар. Коллектив карамагына 70 чакрым чамасы юллар һәм автотранспорт кую урыннары тапшырылган. Алдагы чорда шушы кадәр эшне башкару өчен төрле маркадагы биш берәмлек техника кулланышта булачак. Җитәкченең әйтүенә караганда, бик җитди проблемалар булмаска ошаган. Механизатор кадрларга кытлык юк. Бөтенесе дә диярлек тәҗрибәле, һәркайсы үзенә тапшырылган техниканы яхшы үзләштергән. Дөрес, алдагы елларда машина- трактор паркын шактый яңартырга туры киләчәк. Иң яңалардан саналган "МТЗ- 1221" маркалы трактор да инде дүртенче елын эшли. Ә менә Анатолий Долгов идарә итә торган грейдер 25 нче елын ук "тәгәрәтә" икән. Механизаторның алтын куллы булуы гына һаман яшәтә аны. Үз техникасын саклап, тапшырылган эшләрне җиренә җиткереп үтәүче хезмәткәрләр турында сүз чыккач, Фәрит Алиакберов белән Рамил Салимҗановның да исемнәрен атадылар. "Кышкы суык иртәләрдә тракторларны кабызып чыгарга кыен булмасмы",- дип кызыксынам механизаторлардан. "Яңа урынга күчкәч эш шартлары да яхшырды, мөмкинлекләр дә күп, зур биналар да бик җайлы",- диләр алар бертавыштан. Егетләр хезмәт хакларыннан да зарланмыйлар, иң мөһиме алар аны үзвакытында алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чиста юл