Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле элеваторы ашлык кабул итәргә әзер

"Чүпрәле элеваторы" җәмгыятендә бу көннәрдә кызу эш чоры башланды. Тиздән тәүлек әйләнәсендә бирегә басулардан яңа суктырылган ашлык кайта башлаячак һәм аны кабул итүгә барлык шартлар да тудырылган булырга тиеш.

Шушы көннәрдә "Ак Барс" холдинг компаниясенннән директор урынбасары Ольга Игошина,"ТР буенча ашлык сыйфатын бәяләүче үзәгеннән начальник урынбасары Светлана Белова һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Ринат Сөләйманов "Чүпрәле элеваторы"нда булып, яңа ашлык кабул итүгә әзерлеге, хезмәт шартлары, янгын һәм хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше белән таныштылар.

Комиссия ашлык саклагычны, корпусны, үлчәүләрне, бөртек киптерү һәм башка биналарны да карады, 2015 ел уңышы икмәген лабораториягә кабул итү әзерлеген югары бәяләде.

Элеватор җитәкчесе Васил Сәлахов яңа ашлыкны кабул итү алдыннан эшләре турында сөйләп узды:
-Бүген эшне ике сменада алып барабыз, бездә 280 кеше эшли. Аңлашыла, урак өсте - элеватор өчен иң кызу чор. шуңа да әлеге чорда эшне өч сменага көйлиячәкбез. Чөнки йөзләрчә кешенең язгы кыр эшләреннән башлап куйган хезмәте нәтиҗәсе - маңгай тире түгеп үстергән икмәк өлгерә бит.

Реклама

"Чүпрәле элеваторы" территориясе шактый күләмдәге мәйданны били. Әйтергә кирәк, аның тирә-янын матурайту буенча да зур эшләр башкарылган. Комиссия вәкилләре моңа да уңай бәя бирде. Биредә бөтен җирдә чисталык хөкем сөрә. Хәер башкача булуы мөмкин дә түгел. Өстәлләребездә һәркөнне урын алган кадерле ризык-икмәк, зур тырышлыклар бәрәбәренә килә. Биредә эшләүчеләрнең бурычы исә - аның бер бөртеген дә югалтмыйча эшкәртеп урнаштыру.

Рәсемнәрне http://chuprale-online.ru/ru/component/k2/item/6943-droghghanovski-elevator-gotov-prynyat-novi-yroghay.html адресы буенча карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: элеватор