Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле егетләрен армиягә озаттылар

Бүген таңда Чүпрәле тагын өч егетен армиягә озатты. Ике егет китәме, берме, аларны гомерләренең әһәмиятле бер чорын, ир-егет булып җитлегү вакытын әти-әниләреннән еракта узу өчен озатырга район җитәкчелегеннән дә, ветераннар советыннан да кеше килә.

Бу юлысы да алар Айрат Җәлалов белән, ветераннар район советы рәисе вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмидуллин иделәр. Шунысын да искәртик, төшенчәләр үзгәреп барган заманда, мондый тантаналы шартларда озату күренешләре бик аз районнарда гына яшәп килә икән инде. Бик матур теләкләр җиткерелә, әлбәттә. Йөрәктән чыккан-йөрәккә җитә, дигәндәй Айрат Фиркатович үзенең дә улының шушы вакытта Армия хезмәтен үтүе турында да сөйләде, Рөстәм Хәмидуллин да "Исән йөреп, исән-сау әйләнеп кайтыгыз!" -диде.

Егетләрнең икесе Анатолий Макаров (Яңа Уби), Илгизәр Миначетдинов (Яңа Чүпрәле) бик активлардан икән. Беренчесе район күләмендә танылган чаңгычы булса, икенчесе хоккейчы, дип белдерде спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе Руслан Вильданов. Ул аларны хезмәт итеп бетергәч тә районга кайтып төпләнергә чакырды, чөнки районда яңадан-яңа спорт объектлары сафка басып кына тора. Өченче егетебез Казандагы хәрби комиссариатка аннан гына керәчәк булып чыкты. Фаикъ Идиатуллинның (Шланга авылы) имтиханнар биреп йөргән чагы.

Егетләр үзләрен бик лаеклы тоталар. Әниләренә бердәнбер булсалар да, сер бирмиләр. Алар туган авылларыннан чыгып китеп, шәһәрләрдә белем алганнар инде, шуңа күрә аерылу хисләре белән дә танышлар. Анатолийның җилкәсендә чуклы чуклы тастымаллар. Элек кулъяулык була торган иде, хәзер сөлге кебек әйберләр бүләк итеп бирәләр, ди. Автобуска утырырга вакыт җиткәч ул аларны үзен озатучы егетләргә бирде. Егетләрнең әйтүенчә, сөлгеләр ничек бер-берсенә бәйләнгән булса, Анатолий кире әйләнеп кайтканчы шулай сакланачак икән. Читтә аерылып калмасын өчен, шулай кирәк, диделәр.

Калмаслар, кайтырлар, иншаллаһ, егетләребез! Чүпрәле егетләренең сынатканын күргән юк әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия