Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле егетләре хезмәт иткән частьтә кунакта

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм район хәрби комиссары Вил Нуруллин үткән атнада якташларыбыз хезмәт иткән хәрби частьта булып кайттылар.

Мондый чаралар хәрби частьлар белән шефлык элемтәләрен җайга салу эшен дәвам иттерү, хәрби якташларыбызның армиядәге хезмәт барышын күрү максатыннан чыгып оештырыла.

Чүпрәле районы килешү нигезендә Мәскәү өлкәсенең Ногинск районы Макарова авылында урнашкан часть белән шефлык элемтәсе тота. Монда барлыгы 70 якын ир-егет үзенең хәрби бурычын үти. Шуларның 25 якыны Татарстан егетләре. Безнең районнан исә биредә бүгенге көндә дүрт егетебез: Яңа Чүпрәледән Марат Калимов, Ильяс Хаернасов, Түбән Каракитәдән Рамиль Хисамов һәм Кече Убидан Александр Сердцев хезмәт итә. Алар дүртесе дә үткән елның көзге чакырылышында ноябрь аенда хәрби хезмәткә чакырылалар. Район хәрби комиссары Вил Нуруллин әйтүенчә, частьтә тәртип Устав нигезендә оештырылган. Биредә һәркем бер-берсенә тиешле исем буенча эндәшә, бу үзе үк хәрби оешмада кырыс тәртип барлыгы хакында сөйли, ди.

Вил Нуруллин, район хәрби комиссары:

-Хәрби частькә ике көнлек сәфәр вакытында аш вакытларын да , гомумән көндәлек тормышларын күрергә туры килде. Иртәнге аш сосиска, ит белән бирелә. Аның янына сок, я булмаса сөт куелган, ипи күпме кирәк, шуның кадәр куелган. Төшке ашны сайлау мөмкинлеге бар. Ул беренче һәм икенче ашлардан тора. Хәрбиләрнең, шулай ук, чәй бүлмәләре бар, анда әти-әниләре җибәргән тәм-томнардан авыз иттеләр. Кәрәзле телефоннан сөйләшәләр, ай саен 10сына кадәр шәхси карталарына 2000 сум акча күчерелә. Бер сүз белән әйткәндә, барлык уңайлыклар барлыгын һәм барысы да әйбәт икәнлеген үз күзебез белән күреп кайттык. Күпме генә егетләребезне сынасак та, берсе дә хезмәтеннән зарланмады, киресенә, канәгатьбез, диләр.

Моның шулай икәнлеген, часть командирлары да дәлилләп, якташларыбызны бары тик яхшы яктан гына телгә алалар. Күптән түгел Александр Сердцев иң яхшы физик әзерлектә Мактау Грамотасы белән бүләкләнгән. Тиздән, яңа УАЗ машинасына утырачак.

Әлеге шефлык частенә язгы чакырылышта да чакырылучылар булачак. Ә анда менә шулай барулар алты айга бер тапкыр оештырыла. Район җитәкчелеге частьтә үткән елның октябрендә булган.

Гүзәлия Калимова:

-Улыбыз Марат Ульяновск авиация колледжын тәмамлап үз теләге белән хезмәткә китте. Сөйләшеп торабыз, барысы да әйбәт дип сөендерә. Район җитәкчелегенең дә менә шулай частькә барып, күреп кайтулары күңелгә тагын да тынычлык өсти. Вил Нуруллин частькә китәр алдыннан без-әти-әниләрне бер җыйса, аннан кайткач, янә очрашты. Фотолар, видеоязмалар аша улларыбызның хезмәт барышын күреп, үзебез дә анда булып кайткандай булдык, бик зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт