Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле егетләре хәрби хезмәткә китте

18 июнь иртәсендә хәрби комиссариат алды гөрләп торды. Ул көнне Чүпрәленең 11 егетен Ватан сакларга озаттылар.

Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы майор Вил Нуруллинның әйтүенә караганда, үткән еллардагы чакырулардан аермалы буларак, хәрби хезмәттән читләшергә тырышучылар юк. Алай гына да түгел, хәзер егетләр комиссариатка килеп үзләре үк армиягә бару өчен шәхси инициатива күрсәтәләр икән. Бүген дә Ватан алдындагы изге бурычларын үтәргә баручы егетләрне озатырга аларның әти- әниләре, туганнары, дуслары һәм әлбәттә инде, яраткан кызлары да килгән иде. Комиссариат фельдшеры Роза Багаутдинова призывникларның сәламәтлеге һәм кәефләре белән кызыксына. Менә бер- бер артлы нык егетләр күренә. "Кайда хезмәт итәргә барырга телисез?",- дип сорашам алардан. Алар бер тавыштан: "Элиталы частьләргә!",- диләр.

Чыннан да, әлеге егетләр арасында Омск шәһәрендә урнашкан "ВДВ" частен тулыландыручылар да бар икән. Солдатка китүчеләрне озатырга ветераннарның район советы башлыгы Фиркать Җәлалов та килгән. - Кайсы гына чорда да Чүпрәле егетләре үрнәк хезмәт иттеләр. Сез дә шушы матур традицияне лаеклы дәвам иттерерсез, әти- әниләрегез, туганнарыгыз һәм безнең йөзгә кызыллык китермәссез. Бүген сезне Кораллы Көчләр сафларына чакыралар икән, димәк сез чын ир- егет булып өлгергәнсез. Бер ел дәвамында сезгә туган өегездән аерылып торырга туры килә. Гадәт буенча кешеләргә ниндидер үзгәрешләр телиләр, ә мин сезгә андый зур теләкләр теләмәс идем, иң мөһиме исән- сау әйләнеп кайтыгыз, әти- әниләрегез исән булсын, яраткан ярларыгыз көтеп алсын,- диде Фиркать Сабирович.

"Төзелеп басырга!" команда булганнан соң, майор Вил Нуруллин инструктаж үткәрде, аннан соң егетләр утырган йомшак зур автобус Казан шәһәрендәге республика хәрби комиссариатына кузгалып китте. Хәерле юл, егетләр! Исән- сау хезмәт итеп кайтыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия хезмәте