Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле егетләре армия хезмәтенә китте

Агымдагы елның октябрь- декабрь айларында Татарстаннан биш мең чамасы егет хәрби хезмәткә китәчәк. Алар арасында Чүпрәленең дә 66 егете булачак.

Көзге чакырылыштагы солдатларның күбесе Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округларда хезмәт итәр дигән фараз бар. Моннан тыш егерме татарстанлы легендар Президент полкына да алыначак икән. Андый егетләрне сайлап алу аерым критерий буенча үткәрелә. Моның өчен үтә дә тәртипле, белемле, буең, авырлыгың һәм бик тә сәламәт булуың мәслихәт. Шимбә көнне Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Чүпрәле районы буенча бүлеге биш егетне Россия Кораллы көчләре сафларына озатты. Беренче партиядә Иске Чүпрәледән- Рамил Алиуллов, Иске Элмәледән- Андрей Елимов, Матактан- Василий Кузнецов, Кече Аксудан- Артем Мердюков һәм Иске Чәкедән Артем Сергеев китте. Аларны әти- әниләре, туганнары, дуслары һәм әлбәттә инде яраткан ярлары озата килгән. "Безнең улыбыз армия хезмәтенә үзен яшьтән үк әзерләде. Спортны яратты. Казанда югары уку йортында укыган вакытта да спорт секцияләренә йөрде. Кече улыбыз Илфат та Мәскәүдә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы академиясендә укый, быелгы Җиңү парадында катнашты. Әтиләре дә бит Әфган сугышын үткән кеше, мин гел шаяртып "минем бәхеткә исән- сау кайткансың" диям. Улларыбыз яхшы хезмәт итсеннәр, ир- егет Ватанны сакларга тиеш. Без яшь чакта кызлар армиядә хезмәт итмәгән егеткә башка төрле карыйлар иде. Йөзгә кызыллык китермәсеннәр",- ди Иске Чүпрәледә яшәүче Зөлфия Алиуллова. Әле солдат киемен кимәсәләр дә, егетләр үзләрен чын хәрбиләрчә тоталар. Аларның армиягә ашкынулары, Россия коралларын үз куллары белән тотып карарга теләүләре күренеп тора. Ә безнең көчле коралдан бөтен дөнья куркып торганлыгы да мәгълүм. Әмма моның өчен башта махсус әзерлек үтәргә туры киләчәк.

Күбрәк фотоларны http://www.chuprale-online.ru/ru/component/k2/item/7509-droghghanovskie-prizivniki-obechayut-dostoyno-slyghit.html сайтыннан карап була.

Реклама

Хәзер элеккеге еллар белән чагыштырганда да бер ел гына хезмәт итәләр бит. "Солдатларга карата мораль- психологик тотрыклылык таләпләре арта бара. шуңа да карамастан, без үзебезне саклаучылардан яхшы нәтиҗәләр көтәбез. Сүз уңаенда шуны да әйтим, югары белемле солдатларга контракт буенча хәрби хезмәттә калу мөмкинлеге дә бар. Язгы чакырылышта өч егет шундый хезмәтне сайлады. Аларга яхшы хезмәт хакы каралган, аннан соң нинди гаскәрдә хезмәт итүне сайлау мөмкинлеге бар. Әлеге егетләр белән без даими элемтәдә торабыз, берсе дә зарланмый",- ди бүлек начальнигы, майор Виль Ринатович. Булачак солдатларны озату тантанасында ветераннарның район советы җитәкчесе Фиркать Җәлалов та үзенең җылы теләкләрен әйтте, егетләрнең матур хезмәт итеп кайтуларын теләде. Бернничә минуттан алар утырган автобус Казан шәһәренә- республика хәрби комиссариатына юл алды. Җыелган халык: "Исән- сау хезмәт итегез, без сезне көтәбез!",- дип кул болгап калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия хезмәте