Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле делегациясе П.А. Столыпин исемендәге Ульяновск аграр университетында булып кайтты

Район башлыгы Александр Шадриков җитәкчелегендәге делегация П.А. Столыпин исемендәге Ульяновск аграр университетында булып кайтты.

Делегация составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәмәтҗанов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев һәм өч агропредприятие: "Ак Барс Чүпрәле", "Дементьев" һәм "Эталон-Агро" җитәкчеләре-Фәрит Мөдәрисов, Иван Павлов, Сергей Никитин катнаштылар.

Университет ректоры Александр Дозоров, мөгаллимнәр, өлкән курс студентлары белән түгәрәк өстәл артында үткән очрашуда киләчәк һөнәи юнәлеш хакында сөйләшү алып барылды.

Район башлыгы Чүпрәленең потенциалы, соңгы елларда икътисад, социаль өлкәсендә булган үзгәрешләр, үсешләр хакында сөйләп, булачак белгечләрне эшкә чакырды. Агроидарә җитәкчеләре дә терлекчелек, үселекчелек өлкәсендәге перспектив юнәлешләр турында бәян иттеләр.

Александр Шадриков районда яшь белгечләр: агромнар, инженерлар, мал табиблары кирәклеген ассызыклап, яшьләрне кызыксындыру, ярдәм итү программалары, яшь гаиләләргә каралган ташламалар белән таныштырды. Аларның ни рәвешле тормышка ашырылуы белән кызыксыну максатында районга чакрды. Әлбәттә, яшьләрне киләчәктә язмышларын хәл итәчәк тәкъдимнәр кызыксындырды һәм алар мөмкинлектән файдаланырга вәгъдә бирделәр.

Очрашу барышында югары уку йорты һәм Чүпрәле районы арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килкшү төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев