Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле чыршылары

Яңа елның иң күркәм бизәге - чыршылар быел районда өч җирдә урнаштырылачак.

Шуларның берсе күпкатлы йортлар алдындагы, икенчесе - 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе янындагы мәйданчыкта булачак. Ә инде иң зур чыршы елдагыча район үзәгендә урын алачак.

Яңа елга хәстәрлек күрү уңаеннан бу көннәрдә район оешма һәм учреждениеләре һәркайсы үз бинасын һәм территория тирәләрен бизәү эшләре белән мәшгуль. Әйтергә кирәк, биналарны бизәү буенча район Башкарма комитеты тарафыннан конкурс та игълан ителгән иде. Конкурсның нәтиҗәләре агымдагы елның 30 декабрендә билгеле булачак. Ә җиүчеләр исә 31 декабрьдә район мәдәният йортында үтәчәк "Бал-маскарад"та бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев