Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле авылларында юллар үзара салым акчасына да рәтләнә

Агымдагы елның 30 мартында район авыл җирлекләрендә үзара салым кертү буенча референдумнар узган иде. Аларда халык актив катнашты һәм тавыш бирде. Август аенда башланып киткән халык җыеннарында авыл җирлеге башлыклары үз чыгышларында бу хакта да хисап тота башлады.

Әйтик, Иске Чокалы авылында үзара салым халык тарафыннан 50 мең сумга якын җыелган. Чуваш Чүпрәлесендә ул 87 мең сумны тәшкил итә. Һәр ике авылда да әлеге акчаларны, беренче чиратта, халык соравы буенча юлларны төзекләндерүгә тотканнар. Авыл урамнары күтәртелеп, анда таш салынган.

Әлеге эшләр башка авыл җирлекләрендә дә тормышка ашырыла. Бу уңайдан, Марс авыл җирлеген мисал итеп китерегә мөмкин. Биредә беренчеләрдән булып, әле үзара салым кертелгәнчегә кадәр, авыл юлларын төзекләндерү эшләре башланды. Авыл җирлеге башлыгы Рамиль Мостафин әйтүенчә, бүгенге көндә Түбән һәм Югары Каракитә авылында юлларга тулысынча таш түшәлгән. Үзара салымнан исә биредә 103 мең 600 сум күләмендә акча җыелган.

-Халыктан җыелган үзара салым акчасының бер өлешен иң озыннардан саналган (1300 метр), Калинин урамындагы юл төзелешенә тоттык. Шушы урамда яшәүче Фәридә һәм Камил Шәйдуллиннар, Камил Әбелханов, Шамил Идрисов, Ильмас Ильязов урам халкы белән тагын да акча бирү турында киңәшләштеләр. Шулай итеп, әлеге юл төзелеше 501 мең сумга төште.

Фәридә Шәйдуллина:

-Без тормыш иптәшем Камил белән лаеклы ялга чыгып, авылга 2004 елда Воркутадан кайтып яши башладык. Моңарчы урамыбыздагы юлсызлыктан ничек җәфа чигүебезне үзебез генә беләбез. Урамыбызда 41 йорт бар, әлеге эшкә барысы да кушылды, диярлек. Казан шәһәрендә яшәүче Фәния Хәйруллина (Сабитова)-50 мең, авыл мәчете- 51 мең, Адельша, Камил Әбелхановлар, Тәлгать Нәсыйбуллин, Зәйтүнә Хәлимова гаиләләре 10ар мең һәм аннан да артык сум акча бирделәр. Хәтта, пенсия алучылар да 5000әр мең сум акча кушылды. Күрше урам кешеләре дә булышты. Урамны бүлеп елга ага, андагы күперне дә бергәләшеп төзәттек. Хәзер менә юлыбыз да, урамыбыз да матурайды. Инде аны саклап яшисе калды.

Әлеге уңайдан урам кешеләре шлагбаум куйдыру турында уйлый башлаганнар.

-Үзара салым акчасы җыю элек тә бар иде. Эшләр болай барса, бик әйбәт, мондый башлангычларны хуплыйбыз гына,-дип сүзгә кушыла Шамил абый Идрисов та.

Эшләр чыннан да аз түгел җирлектә, анда койма тотасы, монда чүплек урыннары булдырасы... Кооперативная урамындагы елга буен төзекләндерергә дә планлаштыралар каракитәлеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым юллар төзелеше