Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле авылы җирлекләрендә халык җыеннары башланды

Муниципаль җирлек уставы буенча җитәкчеләр (авыл башлыклары, урыннардагы җәмгыятьләр җитәкчеләре һ.б.) җирлектә яшәүчеләр белән бер ел дәвамында кимендә ике тапкыр очрашып сөйләшергә тиеш. Бу гражданнарны җирлектә актив тормыш алып баруга, илдә, районда барган вакыйгалардан хәбәрдар булуга да чакыра. Проблемаларны киңәшләшеп хәл итүгә дә мөмкинлек бирә.

Менә тагын, елның икенче яртысында авылларда җыеннар башланды. Аның иң беренчесе Иске Чокалы авылында булды. Элеккерәк тә мондый җыеннарда катнашкан кеше буларак, авыл халкының күп нәрсәдән канәгать булмавының шаһиты булырга туры килә иде. Ә соңгы елларда, киресенчә, (бер сүзем дә арттыру түгел) күп авылларда халык бары тик рәхмәтен генә белдерә. Шулай булмый ни, бер кечкенә генә авылда да ярыйсы гына зур эшләр башкарылып тора бит. Мәчет, китапханә, мәдәният йорты, почта, ФАП эшли. Мәктәпнең подвалына су керү проблемасы да хәл ителгән быел, балалар өчен уен мәйданчыгы булдырылган. 100әр сум үзара салым җыеп урамнарга таш түшәлгән, бүгеннәрдә аның дүрткә тапкырланган өлеше республика бюджетыннан кайтып җитәр, дип көтелә. Кара көз башланганчы ул акчаларны файдаланып, юлларны рәтләүне дәвам итәргә кирәк. Билгеле, тормыш булгач хәл ителәсе проблемалар да бар. Мәдәният йортына, фельдшер-акушерлык пунктына ремонт кирәк һ.б. һ.б..

Иске Чокалы авылында пай җирләре буенча да сорау булганы юк. Җир хуҗалары үз биләмәләрен ике фермер крестьян-хуҗалыгына арендага тапшырганнар да, вакытында игенен-печәнен алып торалар.

Җыенда катнашкан район башлыгы аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов авыл халкын активрак булырга чакырды. Ул бүген республикакүләм эшләп килүче программалар, проектлар, грантлар турында сөйләде. Катнаша калганда, финанс ярдәменә лаек булып, тормышны тагын да күркәмрәк итеп булачагын ассызыклады.

Реклама

Билгеле башкарыла торган эшләрнең башында "Бердәм Россия" партиясе һәм аның әгъзалары тора. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан күрсәтелгән кандидат Ринат Гайзатуллинның ышанычлысы Ирек Рәимов белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык җыеннары