Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

ЧҮПРӘЛЕ : 2013 ел нәтиҗәләре, 2014 елга планнар

Чүпрәле районында 2013 елда башкарылган төзелеш эшләренең гомуми суммасы 587 миллион 882 мең сумны тәшкил итте. Шул исәптән төгәлләнгән, 2013 елда башланган һәм быел, 2014 елда, дәвам иттереләчәк төзелеш, капиталь төзекләндерүләргә федераль үзәк һәм республика бюджетыннан-514 миллион 571 мең сум, Чүпрәле муниципаль районы бюджетыннан 39 миллион 445 мең сум финанс...

Сафка баскан объектлар

2013 елда безнең районда 6 яңа объект төзелде. Хорновар-Шигали авылында бер түбә астына мәдәният йортын, фельдшер-акушерлык пунктын, китапханәне берләштергән бина-күпфункцияле үзәк сафка басты. Түбән Чәкедә, Матакта фельдшер-акушерлык пунктлары, Иске Кәкерле, Иске Шәйморза авылларында полициянең участок вәкилләре өчен администртив-торак комплекс төзелде. 2006 елда ук төзелеш эшләре башланган район ветеринария бинасы да, ниһаять, файдалануга тапшырылды. Район үзәгендә 24 фатирлы, инвестицион торак йорт төзелеп, бу якын көннәрдә халык аннан да файдалана башлаячак. Бу төзелешләр өчен 42 миллион 634 мең сум финанс чыгымнары тотылды. Аның 3 миллион 884 мең сумын район бюджеты күтәрде.

Яңа юллар

Юлларның кеше тормышында никадәрле әһәмиятле урын алып торганы һәркемгә мәгълүм. 2013 ел Чүпрәледә дистәләрчә километрларга сузылдырылып төзелгән һәм төзекләндерелгән юллары белән дә тарихка кереп калды. Аерым алганда, Иске Чүпрәле-Каракитә юнәлешендә 5,2 км., Цивильск-Ульяновск автомобиль юлыннан Яңа Кәкерле авылына 2 км.дан артык озынлыкта юл төзелде. Һәм бу эш нәтиҗәсендә яңакәкерлеләр хәзер төрле юнәлешләргә авылның теләсә кайсы ягыннан чыгып китә алалар, чөнки авыл асфальт юл белән уратып алынды.

Реклама

Шулай ук, Цивильск-Ульяновск автомобиль юлыннан Хорновар-Шигали авыл җирлегенә табан 5 км. 193 м. озынлыкта юл салынды. Санап үтелгән яңа юллар төзелеше өчен 170 млн. сумга якын акча тотылды.

Иске Чүпрәле авылының Тукай, Низаметдинов, Советская, Маслозавод урамнарында юлларны норматив торышка китерү, хасил булган чокырларны төзәтү, күперләрне һәм юлларны тәртиптә тоту өчен 57 млн. сумга якын акча республика бюджетыннан каралган булса, Яңа Чүпрәле, Иске Элмәле, Иске Чүпрәле авыллары эчендәге юлларда барлыкка килгән чокырларны ямау һәм авыл эче юлларын тәртипкә китерү, Яңа Элмәле авылында күпер төзү, Зур Аксу, Иске Шәйморза, Зур Чынлы, Татар Төкесе, Шланга авылларында юлларга вак таш түшәү, юл билгеләре урнаштыру кебек 3 млн.га якын сумлык эшләр район бюджеты һәм халык теләктәшлеге нигезендә җыелган акчалар хисабына башкарылды.

2014 елда да юллар төзү дәвам итәчәк. Планда Иске Чүпрәле-Каракитә юнәлешендәге юлны ремонтлау, Матак белән Чуваш Ишлесе авылын, Түбән Чәке белән Иске Чәке авылын асфальт юл белән тоташтыру каралган.

Шулай ук район үзәгендәге юлларны тәртипкә китерү өчен дә республика бюджетыннан 12 млн. сумга якын акча бүленгән. Юл төзү күп чыгымнар сорый торган эш. Аз-азлап булса да, республика район бюдженты хисабына поселокара, авыл эчләрендәге юллар тәртипкә китерелер дип фаразлана. 2014 елда Татар Саплыгы аша үтә торган юлга яктырткычлар куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ел нәтиҗәләре