Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәленең яшь йолдызлары

Бүген район мәдәният йортында инде традициягә әйләнгән һәм район халкы, бигрәк тә балалар тарафыннан көтеп алынган "Яшь йолдызлар" бәйгесе булып үтте.

Район мәдәният бүлеге тарафыннан үткәрелә торган әлеге фестиваль быел үзенең 19нчы сезонын ачып җибәрде. Әлегә ул район мәдәният йортында үтсә, аннан февраль, март айларында авыл мәдәният йортларында дәвам итәчәк. Әлеге хакта фестивальне ачып җибәрер алдыннан сәхнәгә күтәрелгән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Данир Шәрәфетдинов хәбәр итте.

-Максатыбыз сәхнә аша 1000ләгән баланы уздыру һәм дә инде аның дәвамын 1 июнь- Балаларны яклау көнендә күрү. Сәхнәгә бүген менгән һәр балага, аеруча беренче тапкыр чыгыш ясарга туры килгәннәргә уңышлар теләп үтик, диде ул.

"Яшь йолдызлар" фестивале яңа сәләтле балаларны барлау белән беррәттән , гореф-гадәтләребезне саклауга, үсеп килүче буында сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куя.

Реклама

Сәхнәдә төрле яшьтәге балалар-4-5 яшьтән алып 14-15 яшькәчә чыгыш ясады. Һәркайсы үз осталыгын җырда, биюдә, сәнгатьле итеп сөйләүдә, театральләштерелгән өзектә сынады. Ни генә булмасын бу кичтә җиңелүчеләр булмады. Сәхнә әйтерсең, нәни әкияти дөньяны хәтерләтте. Балаларның тырышып-тырышып үзләрен күрсәтергә теләүләре сөйләүләрендә, хәрәкәтләрендә генә түгел, ә берсеннән-берсе матур итеп киенгән киемнәрендә дә чагылды.

Фестивальдә катнашкан һәр бала район мәдәният бүлегенең дипломына һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә ия булды.

Чыннан менә шундый бәйгеләрдән соң, районыбызда яңа талантларның барлыкка килүенә, сәләтле балаларның булуына күңел сөенә. Димәк, мәдәниятебезнең учагы сүнмәячәк, гореф-гадәтләребез яшәячәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге