Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәлеләр урман утыртты

Чүпрәле районын яшеллеккә күмүне күздә тотып 3000гә якын үсенте утыртылды. Үсентеләрнең күпчелеген чыршы һәм тау чыршысы тәшкил итә. Алар Чувашия урман хуҗалыгы питомникларыннан кайтарылды. Яшелләндерү эшенә чүпрәлеләрнең яше-карты теләп кушылды.

Кыш җитәрәк сафка баскан "Акчарлак" йөзү бассейны хезмәткәрләре исә үзләре генә дә 300гә якын үсенте утырттылар.

- Бассейн кырдарак урнашканлыктан да, куакларны күп итеп утырту кирәк, -ди мөдир Руслан Вильданов. - Беренчедән, тирә-юнебез яшеллеккә күмелсә, шул ук куаклар кышкы кар-бураннар, җилдән дә ышыклаячак. Үсеп китсеннәр өчен һәркөн су сибәчәкбез, -дип тә өстәде Руслан, чын мәгънәсендә үсентеләрнең киләчәге, эшләгән эшнең нәтиҗәсе өчен борчылып.

Яшелләндерү эшендә яше-карты катнашты дигәндә, Чүпрәле урманчысы Мөбинҗан ага Мәхмүтовның да оешма-предприятие вәкилләре янында булуын әйтәсем килгән иде. Ул озак еллар туплаган тәҗрибәсе белән уртаклашып, киңәшләрен дә бирде. Тау чыршысы безнең якта әллә ни киң таралмаганлыктан, аны утырту, үстерү серләренә дә төшендерде. Мөбинҗан ага сүзләренә караганда, тау чыршысын бер-берсеннән әллә ни ерак ара калдырмыйча утыртырга кирәк икән.

-Үсемлек бер-берсен "күрергә" тиеш. Шул вакытта кояшка үрелеп, берсе-икенчесе белән ярышып, тизрәк үсәчәкләр, -ди урманчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев