Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле яшьләре форумы

Кайсы гына чор булмасын, яшьләр илебезнең киләчәген билгеләүдә төп социаль көч булып торган һәм тора. Шуңа да республикада яшьләр эшен җәелдерүдә киң кырлы юнәлешләр билгеләнгән.

Бүгенге яшьләрнең күпчелеге югары белем алып, шәһәрләрдә генә киләчәк тормышны төзү мөмкинлеге бар дип уйлый. Анысы дөрестер дә, шәһәрдә үзүсеш өчен мөмкинлекләр шактый анысы. Әмма шундый ук максатларга авыл җирләрләрендә ирешеп һәм менә дигән яшәп була ич, алай гына да түгел, бүген югары белемгә ия булып, авыл җирлегендә уңышка ирешүе шәһәрдәгегә караганда күпкә тизрәк тә, җиңелрәк тә бирелә, бары тик тырышырга һәм теләк кенә кирәк. Моңа дәлил булып хөкүмәт тарафыннан төрле программаларның кабул ителүе, әледән-әле бихисап чараларның үткәрелүе тора. Бүген район мәдәният йортында үткән яшьләр форумы да шуларның берсе. Форумның максаты да авыл яшьләрен берләштерү, аларны борчыган мәсьәләләр турында фикер алышу, ә иң мөһиме - яшь көчләргә авыл җирлегендә матди һәм рухи яктан үсәргә ярдәм итү иде.

Чыннан да чара яшьләр өчен беренчедән танышу, аралашу мөмкинлеге тудырса, икенчедән алар үзләре өчен күп кенә файдалы мәгълүматларга ия булдылар.

Форумда ТР хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән «2011-2015 елларга Татарстан авыл яшьләре» программа кысаларында яшьләр өчен киләчәктә нинди юнәлешләр билгеләнәчәге алга сөрелде, максатлар билгеләнде.

-Иң мөһиме әлеге башлангычка стартның бирелүе. Ә инде без авыл яшьләре диюдән бер дә оялырга кирәкми. Үз фикереңне әйтеп бирә алу, киләчәккә булган күзаллавыңны җиткерә белү аграр яшьләр берләшмәсенең төп принципларыннан берсе булып торырга тиеш.

Әйтергә кирәк, районда бердәм, дус булып яшәгән төрле яшь милләт вәкилләре өчен шактый гына эшләр башкарылып тора. Шуларның берсе тиздән файдалануга тапшырылачак спорт комплексы. Әлбәттә, бер көндә генә бөтен проблемаларны чишеп булмаячак. Шуңа да без бердәм булырга, бердәм хәрәкәт итәргә тиеш,- диде район башлыгы Тимур Нагуманов залда утыручы яшьләргә мөрәҗәгать итеп.

Форум эшендә Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Заһидуллина катнашып, "2011-2015 елларга Татарстан авыл яшьләре" программа эшчәнлегенә киңрәк тукталды.

- Әлеге программаның максаты авыл яшьләренең социаль- иктисадый юнәлешкә булган күзаллавын арттыру. Бүген авылда яшәүче яшьләр бар яңалыкны да, мөмкинлекләрне дә белеп бетерми. Әйтик "Лизинг-грант" дигән сүзне ишетәләр,ә аның нәрсә икәнен белмиләр дә, кызыксынмыйлар да. Нәкъ менә кызыклы, файдалы булган программалар хакында авыл яшьләренә җиткерүдә эшчәнлекне без алып барабыз. Республикада бүген эшләүче программалар хакында аңлатып, мөмкинлекләрдән файдаланып калырга дип мәгълүмат җиткерәбез. Моның өчен барысын да сайтка барлык кирәкле киңәшләрне биреп, урнаштырып куйдык, һәркем анда кереп, карый ала. Шушы ук мәгълүматлар хөкүмәт сайтында да урын алган. Киләчәктә мәгълүмати стендлар һәр муниципаль берәмлек сайтында да булачак, диде Миләүшә Заһидуллина.

Программаның тагын бер юнәлеше булып, бизнесын җәелдерергә теләүчеләр өчен аның нигезләрен өйрәтү тора. Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе рәисе белдерүенчә, крестьян-фермер хуҗалыклары белән шөгыльләнергә теләүчеләр шактый, әмма бизнес-планны тиешенчә яза алмауга күбесе юлыга. Әлеге юнәлештә укулар алып барыла. Үткән ел мәсәлән, 100 кеше укытылган, шуның 4се бүген үз эшен ачып җибәргән һәм уңышлы гына эшләп килә.

Миләүшә Заһидуллина бүген социаль юнәлешкә өстенлек бирү бик мөһим дип белдерде. Чөнки нәкъ менә шулар акча табу юлы булып тора. Ә социаль юнәлешләрнең ниндие генә юк, булсын ул республика күләмендәге, булсын Россия күләмендәге төрле грантлар һәм конкурслар. Димәк, әлеге дә баягы активлык кына сорала.

-Яшьләргә кагылышлы мәсьәләләрне чишүдә бердәмлекне булдыру максатыннан районнарда да аграр яшләр берләшмәләре булдыру һәм әлбәттә инде тыгыз элемтәдә бергә эш алып бару кирәк, -диде чыгышын тәмамлап Миләүшә Заһидуллина.

Көн тәртибендә каралган мәсьәләләрдән - аграр яшьләр берләшмәсе төзүне кабул иткәннән соң, аның советын, рәисен сайлау өчен тавыш бирелде. Делегатлар катнашында бердәм тавыш белән район аграр яшьләр берләшмәсенең рәисе итеп район башкарма комитеты яшьләр эше һәм спорт бүлегенең баш белгече Зөлфәт Сәгъдиев сайланды.

Форум эшендә ел дәвамында җәмәгатьчелек тормышында активлык күрсәтеп, төрле бәйгеләрдә, иҗади проектларда катнашып уңышларга ирешкән яшьләр өчен район башлыгының премияләре булдырылганлыгы хакында әйтеп үтелде. Өч төр: "Авыл хуҗалыгы һәм эшмәкәрлек", "Җәмгыяви эшчәнлек һәм мәдәният", "Спорт" номинацияләре буенча каралган премияләр 2012 ел нәтиҗәләре буенча икенче яшьләр форумында тапшырылачак.

Ни дисәң дә, "яшьләргә һәрчак яшел ут" диюе чынбарлыкның үзе. Актив яшьләр өчен үзләрен күрсәтүнең тагын бер юлын -"2013 Казан -Универсиада" волонтерлар оешмасыннан килгән вәкилләр тәкъдим итте. Волонтерлык оешмасы бүген дуслар табу, аралашу, тәҗрибәләр уртаклашу, кызыклы чараларда катнашу, киңкырлы үсеш алу мөмкинлеген булдыручы тармакның берсе булганлыгын дәлилләп слайд күрсәтелде. Киләсе елда үткәрелүче Универсиада кысаларында волонтерлар оешмасы үз рәтләрен тагын да киңәйтмәкче. Әлеге уңайдан волонтерлар вәкиле Динара Шаяхметова яшьләрне махсус булдырылган сайтка кереп, үзләре турында мәгълүматлар калдырырга чакырды.

Әйе, нинди генә башлангычка нигез салынмасын, аның уңай нәтиҗәләрен көтәсең. Яшьләрнең бу очрашуы да шулай ук үз нәтиҗәләрен бирер, авыл яшьләре үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җавап табар, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: политика