Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле районында чираттагы семинар үтте

Чираттагы семинар-киңәшмә "Ак барс-Чүпрәле филиалының Мунчәли, Матак, Шланга филиалларында булачак. Һәм бүген булып узган мондый чарада сөт җитештерү буенча күрсәткечләргә "тел-теш" тидермәслек булганчы семинарлар кабатланачак, дип белдерде җитәкчелек.

Семинарларның һәркайсында нинди дә булса яңалык күрсәтелү максат итеп куела. Яңалык исә күп очракта "онытылган искелек" тә булып куя.

- Һәрберегездә терлекчелектәге хезмәт күрсәткечләренең үсешенә китерә торган нинди булса да яңалык, я булмаса инде традиция бар,-диде район башлыгы Александр Шадриков. -Семинарларда "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы филиалларында мал-туарга суны җылытып бирү җайланмаларын, "Цильна»да азык өстәлләрен, "Шәйморзада" исә терлекләрне бәйләмичә асрауны күрдек. Башкаларда күргән нәтиҗәле алымнарны үзегездә булдырырга тырышырга кирәк.

"Азык-Чүпрәле" агрофирмасының Дементьево филиалында башланды семинар. Районның терлекләрне ясалма орлыкландыру станциясе начальнигы Закирҗан Буркеев сүз алып, бу филиалда, һәм гомумән район буенча, көтүне яңарту буенча эшнең ничек торышы турында сөйләде.

-Городище, Низамов кебек хуҗалыкларда таналарны каплатуның барышы бернинди графикка да сыешмый,-диде ул, -мул сөт аласың килсә, сыердан бозау да алырга тырышырга кирәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов гади саннар белән генә бер сыерның хуҗалык икътисадына никадәрле табыш китерүен санап күрсәтте. Районда җитештерелгән уртача сөт күрсәткеченнән чыгып санаганда да бер сыер хуҗалыкка елына 60000 сумнан артык табыш китерә икән. Сыер башын киметүче хуҗалыклар киләчәкне күзалламыйча, бер көнлек табыш артыннан куалар булып чыга түгелме?!

Мул сөт җитештерәсең килсә, тана-сыер буласы мал-туарны "бишектән" үк тәрбияләргә кирәклеге бу семинарда да ассызыкланды. Бозауларга сөтнең витаминнарга баетылып бирелүе, ясалма сөт эчерту кирәклегенә басым ясалды.

- Табыш - яңа туган бозаулар бүлегеннән башлана. Һәм нәкъ менә яңа туган бозауларны миллионнар китерәчәк мал-туар итеп карарга, тәрбияләргә кирәк,- диде Айваз Абязов.

Семинарда шулай ук терлекчеләр хезмәтен стимуллаштыру, аларга хезмәт итү өчен уңайлы шартлар тудыру турында да сүз барды.

Р. S. "Онытылган искелек" дигәнемне дә ачыклап калдырасым килә. Без әле укып йөргән чакларда, колхоз идарәләрендә үк коридорда сыер савучыларның атналык эш нәтиҗәләрен язып эләләр иде. шунда ук "Чисталык экраннары" да бар иде. Чисталык экраннарында сыер савучы җитештергән продукциянең чисталыгы марля яисә мамык кисәкләрендә күрсәтелә иде. "Шәйморза"да шушы онытылган-иске яңалыкны күрдем. Әйтергә кирәк, элекке еллар белән чагыштырганда мамык кисәкләре күпкә чистарак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев