Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Марат Әхмәтов Чүпрәле район Советы утырышында катнашты

Чүпрәле район Советының 34нче утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.

Район Советы утырышында район башлыгы Александр Шадриков республика җитәкчелеге, депутатлар, җәмәгатьчелек алдында районның 2013 елдагы социаль-икътисадый күрсәткечләре һәм 2014 елга планнар хакында хисап тотты. Район башлыгы отчет докладын 2013 елның республика өчен үзенчәлекле-Универсиада елы булуыннан башлады. Елның тагын бер үзенчәлеге шунда ки, ул авыл хуҗалыгы өчен уңышлы ел булмады. Чүпрәле районының эчке территориаль продуктының 59 процентын авыл хуҗалыгы алып торганлыктан, территориаль продукт суммасы да 2012 ел белән чагыштырганда әлләни артмады. Төгәлрәк итеп әйткәндә эчке территориаль продукт суммасы 39,6 млрд. сумны тәшкил итте.

2013 ел мәктәпләрдә күпләгән төзекләндерү эшләре, яңа объектларның сафка басуы белән дә Чүпрәле тарихына кереп калды. Әмма районда файдаланылмаган ресурслар да, кеше потенциалы да зур. Шуларның барысын да исәпкә алып, район башлыгы 2014 елда эчке территориалҗ продукт суммасын кимендә 5 процентка арттырырга кирәклеге әйтелде. Районның һәр тармагында ирешелгәннәр белән берлектә, кимчелекләргә дә тукталып, Александр Шадриков киләчәккә бурычлар да билгеләде.

Утырыш башланганчы Марат Әхмәтов "Цильна" хуҗалыгында булырга, районның күп тармаклы технологияләр техникумының материаль-техник базасын карарга өлгерде. Аңа шулай ук мәдәният йорты вестибюлендә оештырылган күргәзмәне үәм районның инвестицион проектларын да күрсәттеләр. Соңгысы министрда бигрәк тә кызыксыну уятты. Чөнки монда Чүпрәле туфрагы, балчыгы турында сүз барды. Безнең туфрак уңдырышлы булуы өстенә, төрле компонентларга бай булу сәбәпле цемент, керамик плитәләр, кирпеч ясап чыгару өчен дә яраклы икән. Моны Англия, Согуд Гарәбстаны, дөньякүләм мондый җитештерүләр белән шөгыльләнүче, алдынгы фирмалар раслаган.

Чыгышын шаяртыбрак, Чүпрәлегә тагын нибары өч Барис Гафуров (район җирләренең 8 процентын биләгән "Цильна" хуҗалыгына район буенча җитештерелгән продукциянең 30 проценты туры килә)кирәк, дипбашлаган Марат Әхмәтов Чүпрәле туфрагының бу яктан да эталон икәнлегенә тукталмыйча кала алмады. "Район йөзен аның җире һәм кешеләре билгели. Яшермим, минем күңелемә дә авыл хуҗалыгы районнары күбрәк якын. Чүпрәленең дә алга, төрле стандарт булмаган алымнарга омтылуы безне сөендерә. Иң мөһиме, район башында җир кешесе һәм иҗади, уйланучан шәхес тора" ,-диде ул.

Утырышта эшчәнлекләре буенча уңышка ирешкәннәргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. "Татарстанның атказанган хезмәткәре" дигән дәрәҗәле исем район үзәк хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Дамирә Габдрахмановага, Алешкин-Саплык урта мәктәбе укытучысы Светлана Филипповага, "ПМК "Заволңская" предприятиесе директоры Рөстәм Юсуповка тапшырылды. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы хезмәткәре Сурскийга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Почет Грамотасына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев