Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле игенчеләре уракка төштеләр

Авылда кызу вакыт-урып- җыю башланды. Икмәк язмышы, табыныбыз муллыгы-игенче- механизаторлар һәм уракта катнашучылар кулында.

Җиңел кулдан дигәндәй, гадәттәгечә, уракка быел да беренчеләрдән булып, "Цильна" җәмгыяте игенчеләре кереште. Рәфикъ Шәйдуллов, Илдус Җәмдиханов, Илгиз Миначев, Радик Төхфәтуллов, Ингель Җәббаров, Фәнис Вәлиев һәм Рифкать Хәсәнов кебек тәҗрибәле комбайнчылар 100 гектарны биләгән "Марафон" сортлы кышкы бодайны суктыра башладылар.

Баш агроном Рәис Рәимовның әйтүенә караганда, быел хуҗалыкта бөртекле һәм бөртекле -кузаклы культуралар 2800 гектар мәйданны били. Шуның 1100 гектары кышкы культуралар. Куәтле җиде комбайнны суктыруга әзерләгәннәр, "КамАЗ" маркалы дүрт автомашина ашлык ташый.

Техника парады вакытында да әлеге хуҗалык механизаторларының эше иң югары билгегә лаек булган иде. Иң күп балл туплап, алар әлеге имтиханны уңышлы тапшырдылар һәм район күләмендә беренче урынны алдылар.

Үсемлекләрнең нәкъ тамырлану вакытындагы озакка сузылган аномаль корылык, тулаем райондагы кебек үк, Кече Чынлы басуларында да үз эзен калдырды. Шуңа да басулардагы ашлык уңдырышлылыгы төрлечә. Әлеге участокта, мәсәлән, уртача уңыш әлегә 21 центнердан артмый.

-Хәзер иң мөһиме, үстерелгән ашлыкның бөртеген дә югалтмыйча кыска срокларда җыеп алу. Амбарга кергән ашлык күрсәткеченнән соң гына барлык эшебезгә нәтиҗә ясап була,- ди җәмгыять башлыгы Барис Гафуров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев