Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шланга авылында Сабантуе гөрләде

Сабан туе татар халкының иң күренекле һәм олуг бәйрәме. Аның тамырлары бик борынгы заманнарга киткән булса да, үзенең күркәм йөзен, уеннарын саклап, ул бүгенге көнгә кадәр яши, һаман яшь һәм матур булып кала бирә.

Һәр елны язгы чәчүләр беткәч гөрләп Сабантуйлары уздыру безнең районга да хас. Гадәттә, аны авыллар башлап җибәрә. Сабантуй бәйрәмен быел беренчеләрдән булып, Шланга авылы уңганнары үткәрергә алынды. Әйтергә кирәк, елның-елында әлеге авыл халкының Сабантуйны искечә 15 майга туры китереп уздыру гадәте яши. Тик менә үткән ел биредә әлеге күркәм бәйрәм узмый кала. Сер түгел, мондый чаралар өчен чыгымнар да күп сорала. Ә быел исә шлангалылар авылдашлары, Мәскәү шәһәрендә үз фирмаларында төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнүче туганнар: Җәүдәт Салимҗановка һәм Альфик Низамовка рәхмәтле. Сәхнәләрне матурайту, бүләкләрне булдыруны да алар үз өсләренә алганнар.

-Биредә минем балачагым, яшьлегем узды, әти-әнием гомер кичерә. Туган авылым, аның халкы бик якын. Үткән ел авылда бәйрәмнең булмый калуы йөрәкне бик әрнетте. Шуңа да быел туганым белән авылдашларыбызга бәйрәмне үзебез ясарга булдык,-ди Альфик Низамов.

Гомумән, әлеге егетләрнең туган авылларына бу беренче ярдәмнәре генә түгел.

Район башлыгы Александр Шадриков бәйрәмдә катнашып, әлеге иганәчеләргә хөрмәт сүзләрен ирештерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды, ә Шланга авылы халкына күңелле бәйрәм теләде.

Күркәм бәйрәм уңаеннан изге теләкләрен авылдашларына җирлек башлыгы Альберт Мөхәррәмов, агрофирма җитәкчесе Рәис Шәрәфетдинов та ирештерде. Хуҗалык алдынгылары җитәкчеләр кулыннан бүләкләр алды.

Реклама

Ә бәйрәм чыннан да бик күңелле узды. Җырга-моңга хирыс булган Шланга авылы халкының сәхнә түренә олысы-кечесе чыкты. Сабантуе узачак урман аланындагы мәйдан җыр-музыка аһәңенә төренде.

Мәйдан уртасындагы милли уеннарның берсе артыннан икенчесе үрелде. Кемдер капчык тотып сугышты, кайсыдыр җитез адымнары белән биек колга буйлап атлады. Бәйрәм ат чабышы, татар көрәше белән дәвам итте. Уенда катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады.

Атлар чабышы ярышларында җиңүчеләргә дә авылдашлары Гомәр Мәхмүтов бүләкләр әзерләгән иде.

Сабантуе, ул бит әле туганнар, авылдашлар, классташлар, сөйгән ярларның да очрашуы. Һәркемнең йөзендә бер-берсен күрүдән шатлыклы елмаю балкыды, ә инде кунакка кайткан оныклары -әби-бабай өчен зур сөенеч иде. Кыскасы, шлангалылар бүген рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, урман аланының саф һавасыннан тәненә сихәт алды. Ә кичке якта Шланга авылы халкы өчен татар эстрадасының яшь җырчысы Нияз Җәлалов зур концерт әзерләгән. Аның репертуарында Шланга авылы турында җыр да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй

2
X