Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шикәр чөгендере плантацияләрендә

Яңгыр кирәк, әмма сентябрь аенда аның бертоташ явуы авыл кешесен тәмам хафага сала.

Авыл хуҗалыгы белгечләренең дә кәефләре төшенке. "Башлаган эш гөрләп бармагач нинди кәеф булсын инде,- диләр идарәдә. Басуларда соңгы эшләрнең күп өлеше әлегә төгәлләнмәгән. Бигрәк тә татлы тамырлар чәчелгән плантацияләрдә күп хезмәт куясы бар. Быел аның гомуми мәйданы 4450 гектарны биләде. Әлегә шуның бер мең гектарыннан гына уңыш җыеп алынды. Шунысы куанычлы, быел район чөгендер игүчеләре барлык агротехник чараларны үзвакытында югары сыйфат белән үтәп, башка еллар белән чагыштырганда уңыш алу буенча шактый зур күрсәткечкә ирешәләр. Иделаръягы зонасына кергән районнар арасында һәр гектардан уртача 312 центнер чимал үстереп, әлегә безнең район икенче урынны тота. Тәтешлеләрдә исә ул күрсәткеч 350 центнерны тәшкил итә. Җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте һәм Иске Чокалы авылындагы Әмир Хисамовның фермерлык хуҗалыгына караган басуларның һәр гектарында 400 әр центнер шикәр чөгендере үстерелде. "Ак Барс- Чүпрәле" җәмгыятенең Яңа Чокалы филиалында чәчелгән 566 гектардан уртача 300 әр центнер татлы тамырлар казытып алынды һәм тулаем җыем 16 980 тонна булды. Бүгенге көнгә район буенча 29 мең тоннадан артык шикәр чөгендере казытып алынган һәм шуның 20 мең тоннага якыны кабул итү пунктларына озатыл-ган. Шуны да искәртик, плантацияләрнең күп өлеше "Ак Барс- Чүпрәле" җәмгыятенә туры килә, ә 350 гектары фермерлар карамагында.

-Быел чөгендер алуда заманча тракторларны һәм жиһазларны берләштергән җиде комплекс эшли. Аяз һава шартларында тәүлек саен 150 шәр гектар мәйданда эш башкарырга мөмкинлек бар. Тәүлекнең һәр минутын оста файдаланырга кирәк,- ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча баш белгече Марат Шәрәпов.

Әлегә кадәр чөгендер алу эшен башламаучы хуҗалыклар да бар(!) "Шәйморза" җәмгыятендә, мәсәлән, әлеге культура 300 гектарны били. Ә басуда җан иясе дә юк. Көз артыннан җәй килмәячәген онытасы түгел иде.

Басуларда туфрак эшкәртү һәм көзге чәчү кебек мөһим эшләр дә тәмамланмаган. Район буенча тугыз мең гектарда чәчү үткәрелергә тиеш. Аның 2600 гектары "Чүпрәле-Азык" җәмгыятенә туры килә. Әлегә шуның 1085 гектарында гына орлыклар җир куенына салынган. План буенча туфрак эшкәртү 47 800 гектарда билгеләнгән булуга да карамастан, тагын 13 800 гектарда эш башкарасы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шикәр чөгендере