Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 195 ел тулуга багышланган чаралар үтте

Агымдагы ел тарихи вакыйгаларга бик бай. Шуларның берсе булып бөек татар фәлсәфәчесе, педагог, галим Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 195 ел тулу тора. Татарстан Диния назәрәте 2013 елны - Шиһабетдин Мәрҗәни елы дип игълан итте.

Татар әдәбиятының якты йолдызы булган Шиһабетдин Мәрҗәнине якташыбыз дип әйтә алуыбыз күңелләрдә горурлык хисе тудыра. Аның нәсел җепләре Иске Чокалы авылына барып тоташа. Биредә халык телендә "Татлыкай бабай" дип исемләнгән зиратта аның бабасы җирләнгән. Әйтергә кирәк, зират бүген авылның иң матур җирендә-тау башында урнашып, аның тирәсе койма белән әйләндереп алынган.

Якташыбыз, олы педагогның тууына 195 ел тулу кысаларында районда да күп төрле чаралар үткәрү күздә тотылды.

Район мәдәният йортында үткән фәнни-гамәли конференция әлеге чараларның бер өлешен тәшкил итте. Анда Казан шәһәреннән килгән бөек шәхесләр, милләтебезнең күренекле кешеләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәзил Вәлиев, язучы Рабит Батулла, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, галим Әнвәр Хәйри, район башлыгы Александр Шадриков, район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, шулай ук, мөхтәсибләр, олы кунаклар бар иде. Конференциядә берничә китапны презентацияләү булды, шуларның берсе Рабит Батулла тәрҗемәсендәге Коръән китабы иде.

Конференциядә катнашучылар Шиһабетдин Мәрҗәнинең тормыш юлы, эшчәнлегенә, башкарган хезмәтләренә тукталдылар. Татар тарихы битләрендә аның мәшһүр шәхес буларак олы эз калдырганлыгын сөйләделәр.

Көннең икенче яртысында олы кунаклар Иске Чокалы авылына юл алдылар. Биредә Иске Чокалы авылы мәчетенә янында истәлекле таш куелды. Мәчеттә илә намазы укылганнан соң, кунаклар Корбан ашы табынына рәхим иттеләр.

Кунак килер булса, торган җирне матурайту гадәте бар. Шиһабетдин Мәрҗәнинең 195 еллыгына әзерлек үткән көннәрдә дә бу максаттан күп кенә эшләр башкарылды. Чыгышлары белән Иске Чокалы авылыннан, район җирлегеннән булган һәм район җитәкчеләре төрле яклап ярдәм итү чарасын таптылар. Бәйрәмгә әзерлекне оештыручыларга район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов олы рәхмәтләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шиһаетдин мәрҗәни