Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары тылсым дөньясында

Агымдагы атна дәвамында Чүпрәле районы белем бирү учреждениеләрендә чыгарылыш сыйныфларга аттестат тапшыру тантаналары булып үтте. Быелгы уку елын районда 230 укучы, шуның 11-е мәктәпне алтын, 14-е көмеш медальгә тәмамлады.

27 июнь -Россия Яшьләр көне кысаларында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен район мәдәният йортында "Тылсым илендә" дип исемләнгән кичә-бал үткәрелде.

Чыннан да бу көн әкияти дөньядан укып белгән бал кичәләрен хәтерләтте. Кызлар-егетләр барысы да гүя аллы-гөлле чәчкәләр сыман, ә яшьлек исә - гомернең үзе бер гүзәл чоры. Әлеге сихрилеккә матурлык өстәп, район мәдәният йорты сәхнәсе дә үзенчәлекле итеп бизәлгән иде, нәкъ тылсым дөньясы. Әлеге дөньяда нәни сабыйлар уйнап-йөри, вакыт үтә менә аларның самими балачагы яшьлек елларына күчә.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын бу көнне котларга дип район башлыгы Александр Шадриков килгән иде. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларын тәбрикләп, уку алдынгыларына алтын һәм көмеш медальләр тапшырды.

-Әле кайчан гына сез мәктәп бусагаларын атлап, 1 сыйныфка укырга килгән идегез. Инде менә вакыт сизелми дә үтеп китте. Шушы мәктәпләр белән саубуллашыр чагыгыз җитте. Алда сезне олы тормыш юллары, шул ук вакытта мәктәп тормышыннан кызыклыгы һәм файлалы ягы белән бер дә калышмаган киләчәк көтә. Кая гына гына барсагыз да, кайда гына булсагыз да, сезне уңышлар көтеп торсын. Әлеге тамаша залында утыручылар арасында мин киләчәктә районыбызга кайтыр агрономнар, бухгалтерлар, табиблар булуын теләр идем. Үз максатларыгызга ирешеп, алдынгы карашлар тупланган уй-фикерләрегез белән сезне көтеп калабыз. Бәйрәм белән сезне һәм уңышлар сезгә, -диде район башлыгы үзенең чыгышында.

Кичә дәвамында шулай ук, уку елы дәвамында төрле олимпиадаларда, конкурсларда, чараларда катнашып, призлы урыннар яулаган учыларның да уңышлары барланды. Районыбыз данын республика күләмендә таратып, төрле спорт, мәдәни чараларда уңышларга ирешкән укучыларыбыз да шактый. Аларның һәммәсе район җитәкчеләре кулыннан Мактау грамоталары, бүләкләр алдылар.

Реклама

Агымдагы ел районыбызда "Йолызлык-Созвездие-2013" республика эстрада фестиваленең зонааара этабы үтүе белән дә тарихка кереп калды. Алай гына түгел, әлеге бәйгедә районыбызның яшь талантлары фестивальнең финал өлешләрендә чыгыш ясадылар, югары дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр. "Таң" җыр һәм бию ансамбленә йөрүче яшүсмерләр дә бу кичәдә олы алкышларга күмелеп, бүләкләргә ия булдылар.

Чыгарылыш кичәсендә укучыларга җитәкчеләр, әт-әниләр тарафыннан бик җылы теләкләр теләнде, алдагы тормыш юлларында уңышлар гына насыйп булуы ассызыкланды. Укучыларның үзләре дә җавап итеп рәхмәт сүзләре белән чыктылар. Чара чыгарылышлыларның мәктәп мизгелләрен барлаган видеороликларга да бик бай иде. Кичә укучылар башкаруында концерт номерлары белән үрелеп барып, алар исә күңелләрдә истә калырлык мизгелләр тудырдылар.

"Тылсым дөньясында" булгач, аның тылсымчысы да бар иде кичәдә. Ул чыгарылышлыларның уй-хыялларын тормышка ашыруда вәгъдә итте. Амин, шулай булсын. Без дә аның теләкләренә кушылып, укучыларга хәерле юллар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыгарылыш кичәсе

2
X