Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чәчүне тизләтү кирәк

Соңгы атналарда явып үткән яңгырлар басулардагы эшләрне үзвакытында төгәлләүгә нык кына комачауласалар да, бүгенге көндә район буенча бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнде дисәк тә була.

Район буенча ашлык кабул итү пунктларына 71526 тонна бөртек озатылган, һәр гектардан чыккан уңыш 21,5 центнерны тәшкил итә.

Район хуҗалыклары, агрофирма филиаллары басуларында бүгенге көндә рапс культурасын урып-җыю эшләре бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, әлеге эшне 700 гектар мәйданда төгәллисе бар.

Авыл хуҗалыгында бер эш икенчесенә тоташып китә. Хәзерге вакытта район хуҗалыклары шикәр чөгендерен алу эшенә керештеләр. Шикәр чөгендере культурасы район буенча 4450 гектарда чәчелгән иде. Бүгенге көнгә шуның 280 гектарыннан татлы тамырлар җир өстенә казытып чыгарылган. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы беренчеләрдән булып әлеге эшкә кереште. Биредә 218 гектар мәйданнан 65345 центнер шикәр чөгендере казытып алынган, һәр гектардан чыккан уңыш 300 центнерны тәшкил итә. Шулай ук, "Хисамов" крестьян-фермер хуҗалыгында да 62 гектардагы 24800 центнер татлы тамыр культурасы җир өстенә чыгарылган. Һәр гектардан 400 центнер уңыш чыга.

Туфрак әзерләү эшләре дә тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә район буенча 9000 гектар мәйдандагы җирләр сукаланган. "Цильна" җәмгыятендә әлеге эш-1795 гектарда, "Шәйморза" хуҗалыгында- 519, җаваплылыгы чикләнгән "Транспорт" җәмгыятендә-977, "Азык-Чүпрәле" җәмгыятендә 342 гектарда башкарылган.

Шул ук вакытта киләсе ел уңышына нигез салу эше дә дәвам итә. Бүгенге көндә район буенча 8200 гектар мәйдандагы җирләр чәчелгән. Көзнең беренче аена кердек. Шуңа да көзге культураларны чәчүне тизләтү мөһим. Аеруча "Азык-Чүпрәле" җәмгыятенә (чәчелергә тиешле 2000 гектарның 673 гектары гына чәчелгән), "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасына (4500 гектардан 2673 гектары чәчелгән) көзге культураларны чәчүне тизләтү таләп ителә. Яңгырлар ява башлаганчы бар мөмкинлектән файдаланып, кирәк булган очракта, ике сменалы эшне оештырып, көзге чәчүне үзвакытында төгәлләү бүгенге көн бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзге чәчү