Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чәчү генә түгел, саклау да кирәк...

Район хуҗалыкларында язгы чәчү тулы куәтенә дәвам итә. Хуҗалыклар һәм агрофирма филиаллары хезмәтчәннәре аяз көннәрдән файдаланып калырга тырышалар. Көннәрнең кисәк җылытуы һәм явып үткән яңгырлар уҗымнарга да уңай тәэсир итте.

Бүгенге көндә районның барлык хуҗалыкларында, агрофирма филиалларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында бөртеклеләрне чәчү төгәлләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 3558 гектар мәйданда шикәр чөгендере культурасы орлыклары җир куенына кертелгән. Бу чәчеләсе барлык мәйданнарның 80 процентын тәшкил итә. "Низамов", "Мәхмүтов" крестьян-фермер хуҗалыкларында исә шикәр чөгендерен чәчү төгәлләнгән дә инде. Шикәр чөгендерен чәчү белән бер үк вакытта район басуларында силоска кукуруз чәчү буенча да эш алып барыла.

Әмма ни генә булмасын, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тынычланырга иртәрәк әле. Чөнки көннәр җылыту белән үк үсемлекләргә зарар салучы корткычлар да "йоклап" ятмыйлар, басуларны дымга туендырып явып үткән яңгырлар нәтиҗәсендә исә чүп үләннәр дә баш калкыта башлый. Шуңа да чәчү эшләре белән бер үк вакытта район кырларында корткыч бөҗәкләргә һәм чүп үләннәренә, авыруларга каршы гербицидлар белән эшкәртү эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә район буенча 1000 гектар мәйдандагы чәчелгән җирләр корткычларга каршы эшкәртелгән.

"Цильна" җәмгыятендә әлеге сан 500 гектарны тәшкил итә. Район буенча 3200 гектардагы чәчүлек мәйданнар чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында - 2000, "Азык-Чүпрәле" җәмгыятендә 450 гектардагы чәчүлекләрдә чүп үләннәргә каршы гербицидлар кертелгән.

Басуларда бер эш икенчесенә ялганып китә. Чәчү, гербицидлар белән эшкәртү белән бер үк вакытта, тигез итеп үсеп килүче сабан ашлыкларына ашлама кертү эшләре дә башланган. Әлеге эш район буенча 1200 гектарда, "Цильна" җәмгыятендә 612 гектарда, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 200 гектарда башкарылган.

Соңгы көннәрдә һава җылы һәм җиләс тора. Ә ул исә басулардагы дым запасын киметә. Шуңа күрә дә чәчүне тиз арада төгәлләү-бүгенге көн таләбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы