Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чәчеп кал һәм отып кал!

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 28983 гектар мәйдандагы культуралар урылган һәм 28676 гектары суктырылган- бу барлык мәйданнарның 86 проценты. Ашлык кабул итү пунктларына 62227 тонна бөртек озатылган, һәр гектардан чыккан уңыш уртача 21,7 центнерны тәшкил итә.

Бүгенге көнгә район буенча игенче-механизаторларга 4000 гектарга якын мәйданда бодай, 200 гектардан артык мәйдандагы карабодай культураларын җыеп аласы калды.

"Цильна" хуҗалыгында урак бетү өстендә, биредә барлык мәйданның 90 проценттан артыгы урып-җыелган, саламы тарттырылган мәйданнарда беренчел эшкәртү үткәрелгән. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында да урып-җыю эшләре барлык мәйданнарның 70 процентында төгәлләнгән.

Көзге чәчү башланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Шуңа да хуҗалыкларда әлеге өлкәдә соңгы әзерлек эшләре башкарыла. -Массовый репродукцияле орлыкларны чәчмәскә, бары тик элиталы орлыклар гына чәчәргә тырышырга кирәк. Чөнки яңартылмаган чәчүлек орлыклар чәчелгән очракта хуҗалыкларга субсидияләр бирелмәячәк. Яхшы, элиталы орлыклар "Цильна" җәмгыятендә дә бар. Әлеге җәмгыять белән килешү төзеп, сатып, я булмаса алмаштырып алырга мөмкин,-дип киңәш итә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Марат Шәрәпов.

Кышкы арыш 15 августтан, кышкы бодай 25 августтан да соңга калмыйча чәчелә башларга тиеш. Бу орлыкларның шытып чыгып, тармакланып, кыш җиткәнче ныгып, хәл алып, шикәр туплап та калуына китерәчәк. Әлеге шартлар үтәлмәгән очракта киләсе елда мондый чәчүлекләрнең уңышы тотрыклы булмый, кышкы чорда туңып һәлак булырга да мөмкиннәр. Август аенда бер үк вакытта туфракны эшкәртү эше дә параллель рәвештә алып барылырга тиеш. Бүгенге көнгә район буенча 8752гектар мәйдандагы җирләр эшкәртелгән, 4000 гектары сукаланган. Көзге чәчүне башкару өчен 9800 гектардагы мәйданнар әзерләп куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы