Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүләккә букча

Быел Татарстанда 36 меңнән күбрәк бала беренче сыйныфка укырга керәчәк. Аларның 6 меңнән артыгы ярдәмгә мохтаҗ. Нәниләргә булышу йөзеннән республикада 6 ел дәвамында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе уздырыла.

Район буенча быел мәктәп бусагасын тәүге тапкыр 213 укучы атлап керәчәк. Шуларның 119ы ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдән. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенең дә төп максаты беренче чиратта шундый балаларны күзаллап, оештырыла. Бу хакта акциягә старт бирелгәндә:

-Һәрбер бала беренчел белемнәрне мәктәптә туплый. Алар анда барысы да бертигез булырга тиеш. Барлык әти-әниләр дә балаларын тиешле уку әсбаплары белән тәэмин итә алмаганга гына, аларны бүлеп карау ярамый,-дип Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та билгеләп үтте.

Быел да күпбалалы, әти-әниләре эшсез яки инвалид булган гаиләләргә, беренче сыйныфка баручы мөмкинлекләре чикле балаларга, ятим калган нәниләргә аеруча зур игътибар биреләчәк. Беренче сыйныф укучыларына да һәм югарырак сыйныфларда белем алучыларга да ярдәм кулы сузачаклар.

Балаларга бүләк ителә-чәк мәктәп сумкалары традицион рәвештә дәфтәрләр, каләм һәм карандашлар, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен кирәк-яраклар белән тулыландырыла. Әле алай гына да түгел, әгәр дә кирәк дип табылса, комплектка мәктәп тарафыннан билгеләнгән махсус форма да өстәлә.

Мәктәпкә барырга санаулы көннәр калып бара. Акциядә актив катнашкан райондашларыбыз, оешма хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр ярдәме белән тупланган уку кирәк-яраклары нәниләргә бәйрәм көннәрендә тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!