Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә шахмат буенча “Буыннар очрашуы” турниры үтте

Әлеге турнир районда игълан ителгән "Спорт һәм физкультура елы" кысаларында узды. Аны шахмат буенча район федерациясе, пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе һәм спорт комитеты оештырды.

Соңгы елларда әлеге турнирга игътибар арта бара. Аның "Буыннар очрашуы" дип аталуы да юкка түгел. Чөнки анда яше буенча пенсиягә чыккан өлкәннәргә дә,13 яшькә кадәрге балаларга да шашка-шахмат тактасы өстендә үзләренең осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирелде. Уеннарда катнашучылар исемлегендә элек елларда район чемпионы булган һәм район данын зона ярышларында яклаган осталар да бар иде. Шахматчы Шамилә Федорова, Ирфан Вәлиуллин һәм Хамбик Камаловның исемнәре күпләргә таныш.

Үсеп килүче балалар арасында да талантлы гына шахматчылар күренә башлады. Балалар иҗаты йорты педагогы, мәгариф отличнигы һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, 11 елдан бирле шахмат буенча тренер эшен алып баручы Азат Сәгъдиевның әйтүенә караганда, район үзәгендәге мәктәп балалары шахматны бик яраталар икән.

Турнирда да алар яхшы нәтиҗә күрсәтеп, призлар яуладылар. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары Р. Гафуров, М. Айзәтов һәм Б. Әмирхановның шахмат буенча беренче һәм өченче урыннарга лаек булулары да шуны дәлилли. Өлкәннәр арасындагы шахмат уены аеруча киеренке үтте. Бөтен көндәшләрен отып беренче урынга чыккан Ирфан Вәлиуллин турнирның җиңүчесе булды. Район үзәгендә яшәүче Фәрит Айметдинов һәм Хамбик Камалов икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Хатын- кызлар арасында Ш. федорова һәм Г. Исхаковага тиңнәр булмады.
-Мондый турнир киләчәктә дә дәвам итәр. Шашка, шахмат яратучы өлкәннәребез белән балалар очрашуы бик күңелле һәм истәлекле вакыйга. Буыннар чылбыры өзелмәсен,-ди шахмат федерациясе рәисе Илмас Шиһабетдинов. Пенсионерлар бүлекчәсе башлыгы Дамир Алимов һәм спорт комитеты начальнигы Руслан Вильданов җиңүчеләргә истәлек бүләкләре, дипломнар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: турнир шахмат “Буыннар очрашуы”