Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүгенгесе белән бәхетле

Шланга авылында яшәүче Заһирә Миңнебаевага шушы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путиннан юбилее уңаеннан котлау хаты килеп иреште.

"Хөрмәтле Заһирә Фәсхетдиновна!

Юбилеегыз уңаеннан ихлас котлауларны, иң яхшы теләкләрне кабул итегез.

Без сезнең буын - Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Сезнең һәркайсыгыз Җиңүгә үзенең бәяләп бетермәслек өлешен кертте. Әлеге үрнәге булмаган батырлык гасырларда калачак һәм патриотизмның, әхлаклылыкның, бурычка тугрылыкның иң югары бәяләмәсе буларак хезмәт итәчәк.

Нык сәламәтлек, игелек һәм изгелек телим",-диелгән анда.

Ил башлыгыннан килгән әлеге хатны иясенә җиткерү өчен һәм юбилярны шәхсән тәбрик итәргә, бүләк тапшырырга Заһирә апа янына район башлыгы Тимур Нагуманов та килде. Ул Заһирә апаның тормыш шартлары белән танышты, хәл-әхвәлләрен сорашты. Ветеран яшәгән гаилә әгъзалары белән сөйләште. Гомеренең күп өлешен түзеп булмаслык авыр хезмәттә үткәргән Заһирә апаның бүгенгесе бик шатлыклы. Улы-килене белән, оныкларын тәрбияләшеп, хөрмәтле ана булып гомер кичерә ул.

Намуслы хезмәте дә онытылмаган, әнә! Дөрес, әлеге буынга бүгенге тынычлыгыбыз өчен түләп бетергесез. Заһирә апа кебек миллионлаган хатын-кыз, яшүсмер, бала-чага үзе турында уйланмый, иза чиккән. Шуңа да карамастан, алар белән сөйләшкәндә күңелләр күтәрелеп китә. Чөнки әлеге буында тормышка мәхәббәт, бүгенгенең матурлыгын күрә белү сакланган. Шатланып яши беләләр алар. Безгә әле алардан күп нәрсәгә өйрәнергә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев