Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген Укытучылар көне

"Хөрмәтле укытучылар!"

Октябрь аенда без күркәм бәйрәмнәрнең берсе булган Укытучылар көнен билгеләп үтәбез. Сез, укытучылар, киләчәкне билгелисез - дөньяга караш формалаштырасыз, яшь буынны укытасыз һәм тәрбиялисез.

Бүген укытучылар алдында күпкырлы бурычлар тора: белем бирү генә түгел, ә һәр баланы дөньяны танырга өйрәтү, талантларын ачу. Бары тик чын укытучы гына сыйныфта эшен һәр укучы кечкенәдән үк үзен шәхес итеп тоя алырлык итеп оештыра ала. Заманча мәгълүмат технологияләре мәгарифне һәм укытучы ролен үзгәртте, бүген бала нинди генә сорау алдында калса да, аның карамагында чиксез мәгълүмат. Мондый шартларда укытучы остаз да, белем иленә илтүче, дөрес юнәлеш бирә белүче һәм үзе дә замана җилләреннән калышмаучы булырга тиеш. Әлеге хезмәтегездә сезгә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын.

Реклама

Хөрмәтле һәм кадерле укытучылар, сәламәт һәм бәхетле булыгыз! Сайлаган һөнәрегез күңелегезгә шатлык бүләк итсен, сәләтле укучыларыгыз күп булсын.

Александр Шадриков, Чүпрәле муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар көне