Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген кешегә ни кирәк?

Халык белән очрашып сөйләшүләр Чүпрәле муниципаль районы Уставында елга ике мәртәбә булырга тиеш диелгән. Гомумән, мондый очрашулар инде традициягә кереп бара һәм анда җитәкчелек тә, авыл халкы да актив катнаша.

Авыл халкының мәдәният йортына агылуын аңлап та була, шуның кадәрле җитәкчене берюлы кайдан күрер идең? Район үзәгенә килеп, бер ишектән бер ишеккә йөри калсаң көнең үтәргә кирәк, бер көн генә җитсә әле! Ә монда җәмәгать кабул итүләрендә теләсәң нинди соравыңны бирә аласың: җир, теркәү турындагыларымы, я булмаса ташламалармы, җавап бирергә тырышачаклар.

Мондый очрашулар бүгенге көнгә Зур Аксу, Чуваш Бизнәсе, Чуваш Чүпрәлесе, Городище, Яңа Элмәле, Яңа Чокалы авылларында үтте. Җыенга килгән халык башлап авыл җирлеге башлыгы отчетын тыңлый, икенчедән булып авыл территориясендә тәртипнең нинди икәнлеген полиция участок уполномоченные чыгышыннан белә. Шулай ук агрофирма җитәкчесе дә ирешелгәннәрне санап үтә. Боларның барысына да йомгакны район Башлыгы Тимур Нагуманов ясый. Иң күп сорауларны да аңа бирә халык.

Әйтергә кирәк, ел яңарган саен - сораулар да яңа. Зур Аксу авылында, мәсәлән, әллә кайчаннан бирле инде электр баганаларының черегән булуыннан зарланалар. Быел исә зураксулылар әлеге баганаларның 2014 елда яңаларына алмаштырылачагы турында җавап ишеттеләр. Ә Чуваш Бизнәсендә интернет(!) кирәк икән. Менә бит, тормыш алга киткән саен ихтыяҗ да үзгәрә.

Авыл халкы ачулы да түгел быел, ел әйбәт килде бит! Саламы бар, печәнен әзерләгән, йортында мал-туары тук, пай җирләренә күп авылларда тиешлесе бирелгән. (Үткән елларда сыерына ашатырга салам да таба алмый иза чикте авыл кешесе). Дөрес, булганны акчага әйләндерү өчен эшләргә кирәк инде, анысы. Ә эштән курыккан авылда яшиме?

Бер сүз белән әйткәндә, бик кызыклы очрашулар үтә авылларда, катнашыгыз, авылыгызның киләчәгеннән хәбәрдар буласыгыз килсә, читтә калмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев