Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген Чүпрәледә Ватан Геройлары көнен билгеләп үттеләр

Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйрәм Россиядә 2007 елдан үткәрелә башлады. Бу көнне илебез үзенең данлы улларын- Советлар союзы, Россия геройларын, Социалистик Хезмәт геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтли.

Бу дата император Екатерина II идарә иткән чордагы истәлекле вакыйга уңаеннан билгеләнә. 1769 нчы елда ул көрәшләрдә батырлык үрнәкләре күрсәтүчеләргә "Орден святого Георгия Победоносца" ордены тапшыруны гамәлгә кертә. Орденның 4 дәрәҗәсе була. 1917 елдан соң бу орден тапшыру традициясе бетерелә. 2000 нче елда иң югары хәрби бүләкнең статусы кире кайтарыла. 2007 елда Россия Дәүләт Думасы "Россиядә сугышчан дан көннәре һәм истәлекле даталар турында" законга яңа истәлекле дата - Ватаныбыз Геройлары көнен билгеләүче төзәтмә кабул итте. Шуның нигезендә, бу бәйрәм 9 декабрьдә безнең районда да тантаналы төстә һәр елны билгеләп үтелә. Ветераннар һәм хезмәт коллективлары вәкилләре Сугыш һәм Хезмәт Даны монументы янындагы мәңгелек утка веноклар куйдылар. Тантаналы митингны ветераннарның район советы рәисе Фиркать Җәлалов ачты.

- Каһарманнар батырлыгы онытылмый. Сугыш бик куркыныч нәрсә. Кан, үлем, яралар... Күз яшьләре, кайгы, ачлык. Тол аналар һәм ятим балалар. Ул елларны ничек онытасың. Ватаныбыз Геройлары көне уңаеннан оештырылган бүгенге чараны яшь буын вәкилләре патриотик тәрбия алымы буларак, үз илебезнең үткәне, ата-бабаларыбыз батырлыгына ихтирам һәм горурлык тойгысы тәрбияләү максатыннан чыгып эшләнгәнлеген аңласыннар иде,- ди Фиркать Сабирович. Бер минут тынлыктан соң митингка килүчеләрне район башлыгы Александр Шадриков ихлас күңелдән котлады, туган җиребезне фашист илбасарларыннан азат итүдә каһарманлык күрсәткән, Бөек җиңү көнен якынайту өчен тылда көнне- төнгә ялгап эшләгән, фидакарьлек үрнәге булган геройларыбызны искә алды.

Реклама

- Фронтка 14 меңнән артык якташыбыз китте, шуларның җиде меңгә якыны яу кырында ятып калды. Күпме еллар үтсә дә, аларның исемнәре онытылырга тиеш түгел,- диде Александр Валерьевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ватан геройлары көне