Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа районында зонаара семинар-киңәшмә үтте

Буа шәһәрендә "Экстремизм һәм терроризмга каршы көрәштә ГМЧ корал буларак: деструктив һәм экстремистик юнәлештәге оешмаларга каршы торуда мәгълүмати эшчәнлекнең үзенчәлеге" темасы астында семинар-киңәшмә булып үтте.

Буа шәһәрендә "Экстремизм һәм терроризмга каршы көрәштә ГМЧ корал буларак: деструктив һәм экстремистик юнәлештәге оешмаларга каршы торуда мәгълүмати эшчәнлекнең үзенчәлеге" темасы астында семинар-киңәшмә булып үтте.

Әлеге чарага Иделаръягы зонасына кергән: Кайбыч, Буа, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан районнарында нәшер ителә торган газета редакторлары, шушы районнарның иҗтимагый совет җитәкчеләре, комиссия сәркәтипләре чакырылган иде. Шулай ук Буа районының көч структуралары вәкилләре, дин әһелләре, укытучылар да катнашты семинар-киңәшмәдә.

Чараны ТР Иҗтимагый палатасының гражданлык институтларын үстерү буенча комиссиясе рәисе, ОАО "Татмедиа" генераль директорының киңәшчесе Владимир Шевчук ачты һәм алып барды. Буа районы башлыгы Рафаэль Әбүзәров исә башлап чыгыш ясап, районда башкарыла торган эшләр турында сөйләп үтте. Семинар-киңәшмәдә Буа районы прокуроры урынбасары Ришат Гизатуллин, РФ Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге начальнигы Айрат Ханбиков, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Кирилл Пономарев чыгышлары тыңланды.

Фикер алышулар, гомумән, семинар "түгәрәк өстәл" форматында үтте һәм Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасында бу тема буенча әйтелгәннәрне тормышка ашыру буенча ниләр башкарырга кирәклеге турында конкрет сүз алып барылды. Семинар-киңәшмә эше буенча җурналистларга, иҗтимагый, дини оешмаларга, муниципаль хакимияткә, көч структураларына юнәлдерелгән тәкъдимнәмә кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: террорчылык