Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бөтенроссия фәнни-методик экология конференциясе Кече Чынлы урта мәктәбендә үтте

Кече Чынлы урта мәктәбе базасында "Мәктәп укучыларында һәм югары уку йортларында белем алучы яшьләрдә экология-география культурасын формалаштыру" темасы буенча Бөтенроссия фәнни-методик конференция үтте.

Конференция эшендә район мәктәпләре укытучыларыннан тыш Чувашия Республикасыннан, Мәләкәс, Самара шәһәрләреннән, Буа районыннан, Удмуртиядән, Ульяновск педагогия университетыннан вәкилләр дә катнашты.

Конференция Кече Чынлы урта мәктәбе директоры Тәскирә Ибраһимованың кунакларны мәктәпнең үткәне, бүгенгесе белән таныштырудан башланды. Әйтергә кирәк, Кече Чынлы мәктәбенең тарихы үткән гасырның 20нче елларына барып тоташа. Еллар дәвамында мәктәпнең үз традицияләре барлыкка килә. Моннан тыш, мәктәп Азат Алимов (Казан ветеринария академиясе профессоры), Җәмил Басыйров (Төмән университеты профессоры), Радиф Җамалетдинов (КФУ профессоры), Фәһим Сәлахов (Казан медицина университеты профессоры), Фәния Мирсәева (Уфа университеты профессоры), Җәүдәт Хөсәенов (КФУ профессоры) кебек үзенең элеккеге укучылары белән дә урынлы горурлана ала.

Экология темасы буенча Бөтенроссия конференциясенең Кече Чынлы урта мәктәбендә үткәрелүе дә юкка гына түгел. Мәктәп укучылары күп тапкырлар экология юнәлеше буенча үткәрелгән күргәзмәләрдә, укучылар арасында фәнни чыгышлар буенча катнашып республика, Россия буенча призлы урыннан яулаганнар, башкалар белән фикер уртаклашырлык тәҗрибәләре бар. Мәктәптә экологик тәрбия "Табигать безнең дустыбыз, безнең мохитыбыз! Аны саклау һәм яклау һәркемнең изге бурычы" девизы нигезендә алып барыла.

Конференциянең пленар өлешендә КФУның экология һәм география институтының география һәм экология бүлеге мөдире, профессор И.Гайсин, экология һәм география институты профессоры Җ.Хөсәенов, философия фәннәре докторы Н.Солодухо, доцент Г.Сәмигуллина, доцент С.Бекетова, Ульяновск педагогия университеты аспиранты М.Мингалиева экология проблемаларына багышланган темалар буенча чыгыш ясадылар һәм конференциядә катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Аннан соң кунаклар Кече Чынлы урта мәктәбендә эшләп килүче "Туган як" музее, гомумән, мәктәп тормышы белән таныштылар.

Конференциянең икенче өлеше биш секциягә бүленеп дәвам итте. Секцияләрдә район мәктәпләре укытучылары һәм килгән кунаклар чыгыш ясадылар. Биредә сүз, нигездә, укучыларга, мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә тәрбияләнүче балаларга экология тәрбиясе бирү мәсьәләләре турында барды.

Бу көнне мәктәп элек елларда биредә хезмәт куйган укытучыларны, җитәкчеләрне дә җыйнаган иде.

Азат Сәгъдиев (хезмәт ветераны): 1972 елда мине Кече Чынлы мәктәбенә директор итеп билгеләделәр. Шул чорда урта мәктәп итеп тә үзгәртелде ул. Коллектив оешты, бик көчле укытучылар тупланды. Күп тапкырлар район, республика күләмендә үткәрелгән төрле чараларда катнашып, призлы урыннар яуладык. Ул чордан соң бик күп еллар үтүгә карамастан, мәктәп белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Шунысы куанычлы, мәктәп бүгенгесе көндә дә элеккеге традицияләрне дәвам итеп яши, эшли. Бөтенроссия конференциясенең биредә үткәрелүе дә Кече Чынлы урта мәктәбенең республикада, Россиядә үзенең күркәм эшләре белән танылган булуын раслый. Ә менә мондый чаралар үткәрү, тәҗрибә уртаклашу бик кирәк ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев