Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бөтенроссия балаларның хокукларын яклау көне Чүпрәледә узды

2014 елның 20 ноябрендә-Бөтенроссия балаларның хокукларын яклау көне кысаларында Чүпрәледә прокуратура, мәгариф, эчке эшләр бүлеге, район башкарма комитеты, халыкны социаль яклау вәкилләре, адвокатлар, нотариуслар катнашында балалар, ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән башка калганнар һәм аларның законлы вәкилләре, инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бала хокукларын яклау көне узды. Чара 1 номерлы...

Бу дата очраклы сайланмаган, - 1959 елның нәкъ шушы көнендә Генераль ассамблея Бала хокуклары декларациясен, ә 1989 елда - Бала хокуклары турында конвенция кабул итте, алар исә барлык илләргә балалар өчен яхшы һәм бәхетле тормыш булдыру бурычы йөкли.

Балаларга хокук ярдәме Бөтенроссия акциясенә Чүпрәле районы прокуроры Илдар Маликов, район халкын социальяклау идарәсе начальнигы Антонина Хәлилова, опека һәм попечительлек секторы белгече Ильмира Камалова, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Алевтина Хәлилова, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспекторы Лилия Хәлиуллова, адвокат Тәүфик Хәйруллин, Татарстан юстиция министрлыгының әйдәп баручы консультанты Алексей Зиганшин, КФУның юридик факультет студенты Богдан Лавриченко, район мәгариф бүлеге начальнигының укыту-методик эшләре буенча урынбасары Светлана Антипова кушылдылар. Мәктәп укучылары белән әңгәмәдә сүз балаларның гаиләдәге, җәмгыятьтәге хокуклары, үзара мөнәсәбәтләр буенча киңәш алу, гаилә иминлеге турында барды.

Күпбалалы, инвалид бала тәрбияләүче әниләрне дә хокуклары, торак шартларын яхшырту мәсьәләләре, ташламалар алу тәртибе кызыксындырды.

Чүпрәле прокуроры Илдар Маликов, прокуратура эшчәнлеге, беренче чиратта, бозылган хокукларны яңартуга юнәлдергәнлеген әйтеп үтте. Теге яки бу мәсьәлә буенча тиешле структуралардан ярдәм булмаган очракта, закон кысаларында хокуклар үтәлешен без тикшерәчәкбез, дип белдерде.

Район эчке эшләр бүлегенең балигь булмаганнар эше буенча өлкән инспекторы Лилия Хәлиуллова укучыларга хокулары турында гына түгел, ә вазифалары турында да әйтеп үтте. Закон бозган очракта аларны нинди җаваплылыклар көтәчәге хакында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөтенроссия балаларның хокукларын яклау көне