Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бөтен көчне терлек азыгы әзерләүгә

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә район буенча 5100 тонна печән әзерләнеп, рулоннарга төрелеп куелган.

Әлеге эш "Ак Барс-Чүп-рәле" агрофирмасында-2500, "Азык-Чүпрә-ле" җәмгыятендә-1000, "Цильна" җәмгыятендә 800 тонна итеп башка-рылган инде. Район буенча, шулай ук, 247 тонна төрле үләннәр һәм яфрак-азык әзерләнгән, 17500 тонна сенаж салынган. Сенаж салу эше "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында тулы куәтенә бара. Биредә 7100 тонна сенаж базларга салынган. Әлеге эш "Азык-Чүпрәле" һәм "Цильна" җәмгыятьләрендә 4000 һәм 2500 тонна итеп башкарылган. Район буенча күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабу төгәлләнде. Бу уңайдан көтүлекләрдә дә азык азаю сәбәпле, район буенча сөт саву күләме дә сизелерлек кими башлады. Чөнки үләннәрнең беренче катын чабу төгәлләнү белән савым сыерларга яшел азык массасы кайтару күләме дә кимеде. Үткән көннәрдә явып үткән яңгырлар исә күпьеллык үләннәрнең күтәрелеп үсеп китүенә һәм икенче катка чабу мөмкинлегенә өмет уятты. Хуҗалыкларда сөт саву күләме төшүнең тагын бер проблемасы-ул көтүлекләрдәге малларны кигәвеннең бимазалавы. Район ветеринария оешмасындагы киңәшмәләрнең берсендә хуҗалыклар белгечләренә кигәвеннән Бай-Фай препараты алырга киңәш ителгән иде. Әлеге препарат 28 көнгә көтүне кигәвеннәрдән саклый.

Терлек азыгы әзерләү белән бер үк вакытта хуҗалыкларда, агрофирма филиалларында малларны җәйге лагерьлардан кайтару чоры җиткәнче фермаларны төзекләндерү эшләре дә бара. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Чуваш Бизнәсе филиалында фермалар инде төзекләндерелеп сафка да бастырылган. Бүгенге көнгә "Цильна" җәмгыятендә бозау-лату бүлеге капиталь төзекләндерелгән. "Азык-Чүпрәле" җәмгыятен-нән тыш барлык хуҗалыкларда да әлеге эш тулы куәтенә бара. Шушы көннәрдә "Азык-Чүпрәле" җәмгыятендә дә материаллар әзерләнеп, төзекләндерү бригадалары комплектацияләнеп бетәчәк, диделәр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы