Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Бөтен гаиләбезне Себергә сөрделәр", дип искә ала 90 яшьлек Чүпрәледән Лидия Степанова

Чүпрәле районы Түбән Подлесный-Шигали авылында гомер кичерүче өлкән яшьтәге хөрмәтле кешеләрнең берсе-Лидия Ивановна Степанова 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Авылдашлары аны иң өлкән кеше буларак кына түгел, ә язмыш авырлыклары алдында баш имәгән, тормышка булган мәхәббәте, аналарча кайгыртучанлыгы һәм гап-гади авыл хатын-кызы булып калганы өчен дә олылыйлар.

Лидия Степанова туганнары белән яшьли әтисез кала. Кулаклар малын тарату елларының шаукомы алар гаиләсенә дә кагыла. Әтисе олы кибет, ат, сарыклар, сыер тота. Әмма бу малның һәммәсен дә тартып алып, шул ук авылдагы башка кешеләргә тараталар.

-Бүгенгедәй исемдә, ул чакта миңа 5 яшь иде. Әтине беренче тапкыр төнлә алырга килделәр, хәтта чалбарын да кияргә бирмәделәр. Әни елый-елый артыннан шул чалбарын тотып юлга кадәр чапкан иде. Өч елдан соң аны кире кайтардылар. Без ул чакта күрше бер әби-бабай йортында яшәдек. Әти яңадан йорт җиткерергә тотынды. Тормышыбыз хәлләнә башлануга иртәрәк шатланганбыз. 1937 елда әтине такталар сатарга киткән җиреннән юлда ук тотып алдылар. Без берни дә белми калдык. Исемдә бөтен гаиләбез белән әтине Буа өязенә төрмәгә күрергә бардык. Ә аны безгә күрсәтмәделәр дә. Агач тишегеннән бер күз белән барыбыз да карап чыкккан идек. Әни ул чакта йөкле, кире кайткан юлда баласын тапты. Тик ул туганыбыз 8 яшенә җиткәч, һәм тагын ике туганбыз ике атна эчендә авырудан үлеп киттеләр. Әтине исә соңгы алып китүдән соң, башка күрмәдек, аны атып үтергәннәре турында телеграмма килде,-дип күз яшьләре аша искә ала Лидия Ивановна.

1939 елда алар гаиләсен халык дошманы дип Себергә сөрәләр. Фин сугышы барган елларда алар Ленинград өлкәсенә килеп эләгәләр, монда тимер юл ясауда катнашалар. Ачтан үлмәс өчен 14 яшьлек Лидия дә зурлар белән шпаллар ташый.

Илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Себергә сөрелгән гаиләләргә өйләренә кайтырга рөхсәт бирелә, Лидия Ивановналар да янә авылга кайталар.

Реклама

Шуннан ул авылдагы бертөркем кызлар белән Казанда ФЗУ да укый, төрле һөнәрләр үзләштерә. Аннан 1944 елда 2 төркем сугыш инвалиды булып кайткан Николайга тормышка чыга.

Стеапновлар гаиләсендә алты бала дөньяга килә. Тормыш иптәше 54 яшендә вафат була. Бүген Лидия Ивановнаның 13 оныгы, 16 оныкчыгы. Бәхетле картлыгын ул улы Алексей һәм килене Любовь Васильевна янәшәсендә кичерә, бергә яшәүләренә 40 елга якын еллар узган.

-Әни безнең илдәге яңалыклар белән таныша, газеталар укый. Аннан кирәклеләрен кисеп алып, тегеп куя. Мин бирегә килен булып килгәндә умарталары бик күп иде, алма бакчасында 30га якын сорт алмагач үсә иде. Балаларны да ул тәрбияләште, аңлашып яшәдек аллага шөкер, -ди Любовь Васильевна кайнанасы турында.

Лидия Степанованың хәтеренә сокланырлык, барсын да көненә, елына, исеменә кадәр әйтеп бирә ала. Ачык күңелле, тормышка аек акыл белән караган юбилярны район Советы аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов һәм авыл җирлеге башлыгы Сергей Тарасов котладылар. Президенттан котлау һәм район башлыгынннан бүләк тапшырып, 100 еллык гомер бәйрәмен билгеләүне теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшен билгели