Бөек Җиңү көненә Чүпрәледә бәйрәм чаралары
Бөек Җиңү көненә багышланган чаралар район авылларында 8 майда башланачак. Һәр авыл җирлеге ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп, мәдәният йортларына чакырачак.
9 майда чаралар район үзәгендә сугышта һәлак булганнарны искә алып, алар хөрмәтенә мәңгелек утка чәчәк бәйләмнәре кую белән башланачак. Тантанада район предприятие, оешма вәкилләре катнашачак, сугыш елларын хәтердә яңартып, парад булачак, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе концерт номерлары тәкъдим ителәчәк, "Кыр ашханәсе" эшләячәк. Чаралар 9.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм аһаңе булып, кичке якта салют атылачак.
8 майда район мәдәният йортында район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре Данил Салиховның "Өзелгән йөзем" әсәре буенча спектакль куячак. Башлана 19.00 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев