Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бөек Җиңү көне белән Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриковның котлавы

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриковның Чүпрәле халкына, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә котлау хаты.

"Кадерле райондашлар!

Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Чүпрәле муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан кайнар котлыйм!

1945 елның 9 мае - илебез, аның күпмилләтле халкы һәм һәр гаилә тарихындагы иң мөһим вакыйга. Бу истәлекле көндә тез чүктерелгән Рейхстагта кешелек тарихында иң дәһшәтле, канкойгыч сугышның ахыргы сәхифәләренә нокта куела.

Чүпрәле районыннан гына да явыз дошманга каршы сугышка ундүрт меңнән артык кеше китте, шуларның яртысына туган җирләргә әйләнеп кайту насыйп булмады. Сугыш һәрбер йортның бусагасын атлап керде. Семён Уганин, Зариф Алимов, Нурулла Фазлаев, Пётр Юхвитов, Исмаил Хакимов һәм Чүпрәле җиренең башка бик күп батырларының данлы исеме үлемсез. Алар барысы да безнең хәтерләрдә, урам һәм мәктәп атамаларында, һәйкәлләрдә, музейлар һәм мемориалларда мәңгеләштерелгән.

Ватан даны һәм азатлыгы өчен гомерен кызганмаган каһарманнарның, якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр!

Дошманнан үч алу теләге белән көнне төнгә ялгап, алны-ялны белми колхоз кырларында, мәгариф учреждениеләрендә, госпиталь-хастаханәләрдә хезмәт куйган фидакарьләрне дә һәрчак тирән ихтирам һәм олы рәхмәт хисе белән искә алабыз. Һәркем бу җиңүгә һәм сугыш җимергән халык хуҗалыгын торгызуга зур өлеш кертте.

Тиңдәшсез батырлыклары өчен бүген арабызда булган җиңүчеләр буыны вәкилләренең - кадерле ветераннарыбызның тормыш шартларын яхшырту, районның иҗтимагый тормышында актив катнашуларын тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Хөрмәтле ветераннар, безне сөендереп, арабызда мөмкин кадәр озаграк яшәсәгез иде!

Кадерле райондашлар, сезнең һәммәгезгә бәхет, исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим. Җиңү бәйрәме котлы булсын!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңү көне Бөек Җиңгә 70 ел