Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Берсен дә чиратка куймыйча

Җылы, кояшлы көннәр корткыч бөҗәкләр үрчүенә, чүп үләннәре баш калкытуга, төрле авырулар таралуга да беркүпме тәэсир итә.

Шуңа да бүгенге көннәрдә район хуҗалыклары басуларында чәчүлекләрне корткыч бөҗәкләргә, чүп үләннәренә һәм авыруларга каршы гербицидлар, химик препаратлар белән эшкәртү эшләре дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча корткыч бөҗәкләргә каршы 11500 гектардагы мәйдан, авыруларга каршы 2000 гектар, чүп үләннәренә каршы 35500 гектар мәйдандагы чәчүлекләр эшкәртелгән. "Цильна" җәмгыятендә 800 гектар, "Шәйморза" хуҗалыгында-850, "Чүпрәле-Азык" җәмгыятендә-2750, "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында-250, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 1010 гектардагы мәйданнар-корткычларга, "Чүпрәле-Азык" җәмгыятендә 900 гектардагы мәйданнар-авыруларга, "Цильна" җәмгыятендә-5000, "Шәйморза" хуҗалыгында-2700, "Чүпрәле-Азык" җәмгыятендә- 6100, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 16020 гектар мәйданнар чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән.

Шул ук вакытта терлек азыгы әзерләү эше дә тулы куәтенә бара. Бүгенге көнгә район буенча 1500 гектар мәйдандагы печәннәр чабылып, 230 тонна печән рулоннарга чорнап, азык утарына кайтарылган. "Чүпрәле -Азык" җәмгыяте хезмәтчәннәре бүгенге көнгә 365 гектар (15 тонна), "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 600 гектар (160 тонна) мәйдандагы печәннәрне чаптырганнар. "Цильна" җәмгыятендә 200 гектардагы мәйданнар чабылып, 20 тонна печән әзерләнгән.

Реклама

Шул ук вакытта хуҗалыкларда, агрофирма филиалларында мал-туар өчен кышкы чорга дару үләннәре әзерләү эшләре дә башланып китте. Бүгенге көндә район буенча 106 тонна дару үләннәре әзерләнгән. Бу эш "Цильна" җәмгыятендә-55 тонна, "Шәйморза" хуҗалыгында-14 тонна, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында-27 тонна, "Чүпрәле-Азык" җәмгыятендә 6,7 тонна итеп башкарылган.

Табигать тарафыннан бирелгән һәм аяк астыбызда үсеп утырган шифалы, кыйммәтле препаратларны алыштырырлык дару үләннәрен кышкы чорга әзерләү эшләрен тизләтү-һәр хуҗалык җитәкчесе, белгечләре алдында торган мөһим бурычларның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы