Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Берсен-берсенә бәйләп

Соңгы атналарда көннәрнең коры һәм аяз торуыннан файдаланып, район хуҗалыклары һәм агрофирма филиаллары хезмәтчәннәре эш темпын тагын да кызулаттылар.

Бүгенге көнгә район буенча бөртекле-кузаклы, шикәр чөгендере культураларын чәчү төгәлләнде. Җәмгыятьләрдә һәм филиалларда силоска кукуруз һәм рапс культураларын чәчү дә соңгы гектарларда алып барыла. Инде апрель ахыры, май башларында чәчелгән мәйданнар тигез шытым биреп үсеп тә киләләр. Май кояшы астында ныгып калган игеннәр табигать сынауларына бик бирешми, диләр белгечләр. Ә андый сынаулар булмас дип беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Үткән елдан аермалы буларак, быел май ае да коры килде. ТР Министрлар Кабинеты каршында видеоконференция режимында журналистлар белән үткәрелгән брифингта да һава торышын фаразлаучыларның җәй айларының быел аеруча коры булуын әйтүләретурында ассызыкланган иде.

Басуларда эшләр берсен-берсенә бәйләнеп алып барыла. Бүгенге көндә сабан ашлыклары чәчүлекләренә ашлама кертү эшләре тулы куәтенә бара. Район буенча әлеге эш 6200 гектарда башкарылган да инде. Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлар чәчүлекләргә кертелгән ашламаның җиргә сеңеп үзләшүенә дә уңай йогынты ясый. Шуңа да җирнең дымлы булуыннан файдаланып чәчүлек мәйданнарга ашлама керү эшен тагын да тизләтү мөһим. Бер үк вакытта чәчүлек мәйданнарга чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы гербицидлар да сибелә. Район буенча 16000 гектардагы мәйданнар чүп үләннәренә, 2000 гектардагы мәйданнар корткычларга каршы эшкәртелгән. Шулай ук, чәчелгән мәйданнарда шытымнар чыкканнан соң 600 гектарда һәм шытымнар чыкканчы 500 гектар мәйданнар тырмаланган.

"Җәйнең бер көне-ел туйдыра", ди халык. Моны дөрес аңлаган хуҗалык-ларда, узган еллардагы корылыкны исәпкә алып, кышкы чорга малларга азык запасы әзерләү-печән җыю чорын башлауга соңгы әзерлек эшләре алып барыла. Шушы көннәрдә әлеге эшкә беренчеләрдән булып "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Зур Аксу филиалы хезмәтчәннәре керештеләр. Биредә 30 гектардан артык мәйданда кәҗә үләне чаптырылган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: печән әзерләү чоры