Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә 2014 елның беренче пары никахларын рәсмиләштерелде

Бүген Чүпрәле район ЗАГС бүлегендә 2014 елның беренче пары-Гөлназ һәм Марат Билаловлар тантаналы шартларда никахларын рәсмиләштерелде. Әлеге тантанада район башлыгы Александр Шадриков та катнашты.

-Гаилә төзү-һәр кешенең гомерендә җаваплы һәм дулкынландыргыч мизгел. Сезгә гаилә учагыгызның озын гомерле һәм бәхетле булуын телим. Гаилә ныклыгын саклап яшәгез һәм хезмәт итегез, районыбыз үсешендә сезнең лаеклы өлешегез керсен,-диде Александр Шадриков яшьләрне котлап. Район башлыгы аларга беренче гаилә документын-никахларын рәсмиләштерү таныкнамәсен һәм бүләк тапшырды.

Маратка кәләшне әллә кайлардан эзләп йөрисе булмый. Үзе ул Иске Чүпрәледән булса, Гөлназ Яңа Чүпрәле авылы кызы.

-Беренче булу һәрвакытта җаваплы. "Аягыбыз җиңел" булып, 2014 -Ат елында бик күп яшьләрнең хисләрен законлы рәвештә ныгытуларын телибез һәм барыннан да бигрәк әлеге хисләрнең гомерләре дәвамында озата баруын, барлык гаиләләргә дә бәхет, бер-берләрен аңлап яшәүләрен теләп калабыз,- диделәр алар.

Гадәт буенча, яшьләр актлар кенәгәсенә үзләренең кулъязмаларын теркәделәр, никахларын беркетеп, пар балдаклар белән алмаштылар һәм дә иң беренче парлы биюләрен башкардылар.

Район ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлсирә Галләмова беренче парны теркәп, гаилә бәхете һәм олы мәхәббәт теләде. Тантанага килгән әти-әниләр һәм кунаклар әлеге теләкләргә кушылып, яшьләрне чәчәк бәйләмнәренә күмделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2014 елның беренче пары никахларын рәсмиләштерде