Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Бердәм Россия" партиясенең Чүпрәле җирле бүлеге секретаре итеп Александр Шадриков сайланды

Бүген "Бердәм Россия" партиясе Чүпрәле җирле бүлегенең XVIII конференциясенең икенче этабы булды. Конференция эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин, партиянең республика бүлеге политсоветы әгъзасы Дмитрий Второв, Вадим Аржаков катнашты.

Конференциянең көн тәртибенә беренче мәсьәлә итеп партиянең җирле бүлеге секретарен сайлау куелды. Билгеле булганча, башка эшкә күчүе һәм районнан китүе сәбәпле, январь аенда Тимур Нагумановтан партиянең җирле бүлеге секретаре вазифаларыннан азат итүне сорап җирле бүлекнең сәяси советына гариза кергән иде. Үтенеч канәгатьләндерелеп, әлегә кадәр бүлекнең секретаре вазифасын башкару район башлыгы урынбасары Алексей Сарафановка йөкләнде. Конференция барышында Алексей Сарафанов әлеге вазифага кандидатларның икәү икәнлеген белдерде. Һәм аларның фамилияләрен бюллетеньгә кертү тәкъдимен тавышка куйды.

Кандидатларны сайлау яшерен тавыш бирү рәвешендә барды. Сайлау комиссиясенең рәисе Илһам Бикчуров әрҗәгә салынган бюллетеньнәрне санаганнан соң конференциядә катнашкан 64 депутатның 63е Александр Валерьевич Шадриков кандидатурасын яклап тавыш биргәнлекләре турында белдерде.

Партиянең җирле бүлегенең яңа, бертавыштан диярлек сайланган секретаре Александр Шадриков чыгышында конференция депутатларына шундый ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: