Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Бердәм Россия” кубогына

4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Россиядә төрле чаралар узды. Сәясәтчеләр янә урамнарга чыгып митинглар оештырдылар, оппозицияне тәнкыйтьләделәр. Ә безнең районда ул елдагыча спорт уеннары белән билгеләп үтелде.

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең райондагы бүлеге призларын һәм күчмә кубогын дәгъвалау өчен быел алты команда балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залына килде. Спортчыларны һәм тамашачыларны Халыклар бердәмлеге көне белән районның яшьләр эшләре һәм спорт комитеты башлыгы Фәрит Әхмәтов котлады.

Быел бу ярышлар сигезенче мәртәбә узды. Баштагы елларда кубок өчен дистәләгән команда көч сынашса, соңгы елларда анда катнашучы командаларның "сирәгәя" баруы, әлбәттә, борчу тудыра. 1 һәм 2 нче номерлы Иске Чүпрәле, Иске Чокалы, Иске Шәйморза урта мәктәпләре һәм 90 номерлы һөнәри училище командалары елның-елында матур һәм нәтиҗәле уен күрсәтәләр иде. Быел икенче урынны яулаган 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы өч ел рәттән әлеге кубокны үзендә тотты. Район үзәге командасы аз гына өстенлек белән быелгы турнирның җиңүчесе дип билгеләнде. Әйтергә кирәк, Иске Чокалы урта мәктәбе командасы быелгы турнирга да зур әзерлек белән килгән. Шунысы куанычлы, әлеге команда ел саен яшь яңа уенчылар хисабына тулылана. Димәк, алдагы елларда аларның осталыклары тагын да камилләшер, дигән ышаныч бар.

Иске Шәйморза авылы спортчылары уенны нәтиҗәле генә башлап җибәрсәләр дә, призлы урыннарга дәгъва итә алмадылар. Борчылырга урын юк, кайчакта командада бер уенчының гына катнаша алмавы да, уеннарның барышына зур тәэсир ясарга мөмкин. Алдагы елда аларның барысын да анализларга туры киләчәк.

Уеннар тәмамлангач, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең райондагы бүлекчәсе вәкиле Илдар Каюмов турнирда катнашучыларга һәм җанатарларга рәхмәт әйтте. Әлбәттә, инде җиңүчеләргә әлеге партиянең күчмә кубогы, истәлек бүләкләре һәм грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волейбол