Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бары башка төрле тормыш...

28 июньдә Татарстан спортчы-инвалидлары агитацион автоузышуга чыктылар. Автоузышу "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" девизы астында үтә.

Чарада катнашучылар республика муниципаль берәмлекләрендә булып, адаптив спортны популярлаштыру һәм үстерү, системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр санын арттыруны күздә тоталар. Автоузышуда катнашучылар 3 июль көнне безнең район чикләрен үттеләр. Аларны район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, район яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Фәрит Әхмәтов, "Кайгырту" социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Илгизәр Вафин һәм район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре каршы алдылар.

Район үзәгенә килеп җиткәч алар тыныч тормыш бәрабәренә башларын салган якташларыбыз хөрмәтенә Дан монументына чәчәкләр куйдылар. Аннан чара район мәдәният бүлегендә оештырылган концерт программасы нигезендә, халык белән аралашу буларак, дәвам итте. Бу көнне шулай ук, район мәгариф бүлеге тарафыннан физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның кул эшләнмәләре күргәзмә-сатуы да оештырылды.

Концерт-программа чарасында автоузышуда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов сәламләде.

-Бүген сезгә, сездәге ихтыяр, яшәү өчен булган омтылыш көчегезгә карап, безгә үрнәк аласы һәм сезнең үрнәктә яшь буынны тәрбиялисе генә кала. Һәрчак шундый оптимистик рухта яшәгез,-дип белдерде ул чыгышында.

Автоузышуны җитәкләүче, "ТР инвалидларның физкультура-спорт җәмгыяте" оешмасы рәисе Фәридә Сафиуллина акциядә катнашучылар белән таныштырды, җәмгыятьнең киләчәккә булган максатларын әйтеп үтте, бүгенге көндә нинди эшләр башкарылганлыгын сөйләде. "Инвалидлык ул хөкем түгел, бары тик башка тормыш кына", дип ассызыклады.

Әйе, әлеге кешеләргә карап, яшәүгә булган, һәр көннең гүзәллеген татып карауга булган омтылышка безгә бары сокланырга гына кала. Тумыштан дөм сукыр, аяксыз, башка күп кенә авырулары булган килеш бүген алар иҗат итә, шигырьләр яза, җырлый, ә иң сокландырганы төрле илкүләм үткән һәм үтүче паралимпия уеннарында җиңүләр яулый.

Район мәдәният бүлеге сәхнәсендә тамашачылар игътибарына алар бар булган сәләтләрен күрсәттеләр. Концерт программасыннан соң, автоузышуда катнашучылар спорт залына үттеләр. Биредә спортсмен-инвалидлар (араларында Халыкара һәм Бөтенроссия ярышларында катнашучы һәм призер Ирина Полякова да бар) төрле спорт уеннары буенча ярыштылар, төрле күнегүләр күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар автоузышуда