Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар бакчасына-электрон чират белән

Күптән түгел баласы белән декрет ялында утыручы бер танышымны очраттым. Баксаң, декрет ялы бетеп бара, үзенә эшкә чыгарга да вакыт җитә икән. Хәл-әхвал сораша торгач, балалар бакчасында урын юклыгыннан да зарланып алды. Элек елларда мондый проблема юк иде, шикелле. Журналист буларак, авыл җирлегендә, (яшьләр авылда калмый дибез бит) мондый проблеманың...

Чынлап та, элек балаларны бакчага урнаштыру өчен бакча мөдиренә барып гариза язасың һәм район мәгариф бүлегенә тиешле документларныңны тапшырасың да шуның белән бетте-китте иде. Ә бүген хәлләр башкачарак...

Демографик вәзгыять өлкәсендәге үзгәрешләр күзәтелү, балалар бакчаларындагы урыннарга кытлык тудырган. Кытлык булды исә, анда ришвәтчелек, танышлык аша урнашу кебек күренешләр килеп чыга. Татарстанда бу күренешләрне дә кисәтү, уңайлык та тудыру максатыннан, «Электрон балалар бакчасы» проекты гамәлгә кертелде. 2011нче елның мартыннан ул республиканың барлык төбәгендә дә кулланыла башлады. Нигездә, хезмәт күрсәтү интернет аша. Әмма авылда күпчелек әти-әниләр бу хакта белмиләр һәм элеккегечә эш итәләр, нәтиҗәдә урын юклыгына килеп төртеләләр икән.

Район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Лилия Кәримованың да аңлатмасын тыңлап китик.

-"Электрон балалар бакчасы"-ул интернет ярдәмендә балаларны мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләренә урнаштыру өчен исәпкә яки чиратка кую һәм әти-әниләрдән бу хакта гаризалар кабул итү хезмәте. Он-лайн рәвештә без балаларның ата-аналарыннан гаризалар кабул итәбез, балалар бакчаларына чиратларны көйлибез һәм төркемнәрне комплектлаштырабыз, мәгълүматлар, гаризалар бердәм электрон базага керә.

Гариза бирүнең тәртибе түбәндәгечә: ата-анага Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләренең http://www.uslugi.tatar.ru интернет порталында онлайн-бланк тутырырга, анда баланың туган көнен, туу турында таныклык номерын, үз мәгълүматларын, яшәү адресын күрсәтергә кирәк. Шуннан соң ата-анага теркәү номеры бирелә.

Алдагы этап-системага керү һәм балалар бакчасын сайлау. Ата-аналар көн саен чират барышын карый алалар. Билгеләү эше төгәлләнүгә, "Направлен в ДОУ" позициясе бирелә. Аннан соң, баланы бакчага урнаштыру процессын тәмамлау өчен, тиешле документларны мәгариф бүлегенә илтәсе генә кала. Әлеге системада кайбер категория гражданнарга бирелгән ташламалар да саклана. Моның өчен гариза язганда гаиләнең социаль хәле буенча ташламаны күрсәтергә кирәк. Әлеге эшне edu.tatar.ru сайты аша Чүпрәле районы мәгариф бүлегенә кереп тә башкарып була.

Әгәр баланы чиратка бастырганда ниндидер проблемалар була икән, район мәгариф бүлегенә, 2-26-51 номерлы телефонга шалтыратып, мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шунысын да әйтеп үтик, бүгенге көндә балалар бакчаларына чират бары электрон форматта гына гамәлдә, башка формалар кулланылмый.

Ясле-бакчага киләчәк балалар исемлеге 1 сентябрьгә кадәр формалаша. Шулай да ел дәвамында ясле-бакчадан берничә баланың киткән, я булмаса, башка сәбәпләр аркасында йөрмәве мөмкин. Әлеге очракта башка балаларны бакчага алу мөмкинлеге бар. Ә инде бала ниндидер сәбәпләр аркасында бакчага йөрүдән вакытлыча туктап тора икән, баланың урыны саклансын өчен әти-әни ай саен взнос кертеп барырга тиеш, бу хакта әти-әниләр беләләр,-диде ул.

Безнең район территориясендә барлыгы 27 мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе бар, шуның 4се башлангыч мәктәп-бакча. Аларга 730 бала йөри. Бүгенге көндә район буенча электрон чиратта 139 бала тора.

Республика программасы нигезендә районда балалар бакчалары төзү буенча эшләр дәвам итә. Киләсе елда да район үзәгендә 80 урынлык балалар бакчасын файдалануга тапшыру каралган. Шулай ук, Алешкин-Саплыкта, Яңа Убида һ.б. авылларда ясле-бакчалар төзеләчәк. Ясле-бакчадагы урыннарга кытлык булмас. Иң мөһиме-балалар тусын, исән-сау булсын һәм дә инде менә без аңлатып биргәнчә, балалар бакчасына чиратка тугачтан ук бассыннар.

Елена Нуртдинова, 1 номерлы «Кояшкай» балалар бакчасы мөдиренең дә бу уңайдан киңәшләре бар:-"Электрон чират"ка язылганда гаризаны дөрес тутыру кирәк. Бер балага гариза дөрес тутырылмау сәбәпле, ике ел дәвамында чишелешен тапмады. Моны киңәшләшеп тә эшләргә мөмкин, район мәгариф бүлеге, без дә ярдәм итәргә әзер. Әти-әниләрнең безгә үпкәләп йөрүләре дә аңлашылмый. "Электрон чират" бит ул-үзәкләштерелгән система, анда барысы да үз чираты белән бара. Бүгенге көндә 1 номерлы район үзәгендәге балалар бакчасында 167 бала исәптә. Электрон чиратта барлыгы 41 бала тора, шуның агымдагы елның 1 сентябренә дә 12 се килде, киләсе елда калган 29ы киләчәк.

"Электрон балалар бакчасы" системасы турында яшь әниләр дә үз фикерләрен белдерде.

Гөлназ Шәйдуллова: "Күптән түгел бакчага чиратыбыз җитте. Балабызга 6 ай чагында ук электрон формада гариза бирдек. Иң элек 9-8-7 урында идек, аннан "кабул ителде" дип язылды. Яңа системаны уңайлы дип саныйм, белешер өчен, вакыт әрәм итеп йөрисе булмады. Ә интернет хәзер һәрбер гаиләдә дә диярлек бар. Шәхсән мин үзем танышларыма да балалары тугач ук чиратка басыгыз, дип киңәш бирәм.

Олеся:

"Электрон чират" турында мин йөкле чакта ук ишеттем. Дусларым һәм танышларым, чиратка никадәр тизрәк бассаң, бакчага шулкадәр тизрәк эләгерсең, диделәр. Шуңа күрә бала тудыру йортыннан чыгу белән үк, туу турында таныклык алып, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында барлык тиешле мәгълүматларны керттем. Хәзер балабызга бер яшь, аны балалар бакчасына урнаштыруда проблема булмас, дип уйлыйбыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: электрон чират