Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар-киләчәгебез!

1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне буларак 1950 елдан бирле билгеләп үтелә.

1959 елның 20 ноябрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы 10 пункттан торган балалар хокукы резолюциясен кабул итте. Анда баланың исемгә, куркынычсызлыкка, дәвалануга, белем алуга, күңел ачарга, спорт белән шөгыльләнергә, тәрбия алырга хокуклы, ата-аналар балалар алдында җаваплы, ата-аналар һәм хөкүмәт балага сәламәт тормыш алып бару мөмкинлеген тәэмин итәргә һәм балага хезмәтне саклау тәэмин ителергә тиеш диелә. Бу көнне бөтен дөньяда балалар проблемаларын чишү максаты белән төрле чаралар һәм акцияләр уздырыла.

1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне кысаларында, шулай ук, ел дәвамында балаларның һәм яшүсмерләрнең ялларын оештыруда тиешле шартлар булдыру һәм җәйге каникул вакытында үзмәшгульлекне тәэмин итү максатында район күләмендә күп кенә эшләр башкарыла. Агымдагы елда да бу уңайдан күп кенә чаралар планлаштырылган. Шуларның берсе булып инде традициягә кергән балалар өчен Сабантуй үткәрү тора. Бу көнне балаларны республика, район җитәкчеләре котлап, изге теләкләрен юллыйлар, бүләкләр тараталар. Сабантуй мәйданында балалар өчен төрле күңел ачу чаралары оештырыла.

Балалар игътибарына тормышыбыздагы тискәре күренешләрне профилактикалау юнәлешендә дә район күләмендә күп кенә акцияләр үткәрелеп тора. Бу уңайдан республикада бүген уңышлы гына "SMS-балалар" проекты хәрәкәт итә. Бүген әлеге проектта катнашучы районның 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәпләре рәтенә Алешкин-Саплык урта мәктәбе укучылары да кушылды.

Киләчәк балалар кулында, дибез. Шуңа да аларның сәламәтлекләрен ныгытуны кайгыртып, быел да 22 мәктәптә ике сменаны үз эченә алган җәйге мәктәп яны лагерьлары тулы куәтенә эшләячәк. Сменаларның эшчәнлеге 1 июньнән башланачак. Сәләтле балалар өчен Городище урта мәктәбе базасында профильле "Адонис" палаткалы лагерь эшләр дип көтелә. Биредә балаларның яллары экологик эзләнүләр белән үрелеп барачак.

Ә инде "Акчарлак" лагерында ял итәргә теләүчеләр өчен мөмкинлекләр район Сабантуй бәйрәменнән соң ачылачак. Үз эшчәнлегендә кызыклы чаралар үткәрүне планлаштырган әлеге лагерь, шулай ук, ике смена дәвамында балаларны кабул итәчәк.

Җәй көннәрендә теләгән яшүсмерләргә үзмәшгульлек үзәкләре аша хезмәткә урнашу мөмкинлеге дә туачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 июньХалыкара Балаларны яклау көне