Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар бакчасы сафка басты

Соңгы вакытларда районда яңа объектлар ачылып яисә искергән биналар заманча төзекләндерелеп, яңа хуҗаларына тапшырылып тора. Болар барысы да республиканың максатчан программалары нигезендә эшләнә.

15 январьда Матак авылында мәктәпкәчә балалар бакчасы ачылу моңа тагын бер мисал булып тора. Бакча ачылу тантанасында авыл халкы, муниципаль район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, район мәгариф бүлеге начальнигы Марс Хәлиуллов, белгеч Резидә Мөдәррисова, Матак авылы җирлеге башлыгы Валерий Михайлов, Матак урта мәктәбе директоры Виталий Мердеев һәм авыл җирлегендә урнашкан башка оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Тантананы Марс Хәлиул-лов һәм Алексей Сарафанов ачып, авыл халкын бәйрәм белән тәбрикләделәр (ә бакча ачылу тантанасы исә авыл халкы өчен күптән көтелгән бәйрәм), авылда балаларның тагын да артуын, бакчаның балалар тавышыннан гөрләп торуын теләделәр.

Бакчага керү юлын бүлеп торучы тасманы кисү Алексей Сарафановка тапшырылды. Бакча ачкычы тантаналы төстә балалар бакчасы мөдире Татьяна Фадеевага бирелгәннән соң килгән кунаклар яңа ачылган бина эченә үттеләр. Биредә исә аларны Матак урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары каршы алды. Алар кунаклар игътибарына үз көчләре белән әзерләнгән концерт номерларын тәкъдим иттеләр, үзләренең рәхмәт сүзләрен шигырь юлларына салып әйтеп бирделәр.

Бакчада җылы, якты, балалар өчен бар уңайлыклар да тудырылган. Аерым йокы, баланы каршы алу, уен, ашау, юыну бүлмәләре заманча җиһазландырылган. Әлегә бакчада 20 баланы берләштергән бер төркем оештырылган. Киләчәктә исә балалар санын арттыру хисабына ике төркем оештыру планлаштырыла.

Тантанада, шулай ук, әти-әниләр исеменнән Ирина Безунова чыгыш ясап, Татарстан Хөкүмәтенә, район башлыгына, җитәкчелеккә олы рәхмәтләрен җиткерде, мәктәп директоры Виталий Мердеев, авыл җирлеге башлыгы Валерий Михайлов, фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Надежда Буланова, авыл мәдәният йорты директоры Елена Ункина үз һәм авыл китапханәсе, социаль хезмәткәрләр исеменнән тәбрикләп, балалар бакчасына бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы