Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар бакчалары ачылды

23 январь көнне Яңа Элмәле һәм Каракитә авылларында яңа балалар бакчалары ачылды. Тантаналы чараларда район башлыгы Тимур Нагуманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин һәм башка вазифаи затлар катнашты.

Район башлыгы Тимур Нагуманов яңаэлмәлеләрне һәм каракитәлеләрне яңа социаль объектлар ачылышы белән котлаганда бакчаларның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган "Бәләкәч" программасы нигезендә сафка басуын билгеләде.

-Үсеп килүче һәр сабый балалар бакчасына, һичшиксез, йөрергә тиеш. Чөнки биредә ул мәктәпкә барыр алдыннан беренче алымнарны туплый. Бу вакыйга күптәннән көтеп алынды, шуңа да бик теләп әлеге юнәлештә эшләүне сезгә ышанып тапшырабыз,-диде ул.

Район башлыгы әлеге искиткеч матур балалар бакчаларының төзелешенә өлеш керткән подрядчы оешма директорына һәм төзүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде һәм Рәхмәт Хаты тапшырды.

Республикада, шул исәптән Чүпрәле районында, күп төрле объектларның ачылуы, халык өчен уңайлыклар булдырылуы хакында ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин да ассызыклады.

-Инде менә әти-әниләр һәм балалар куанычына яңа бакчалар да ачылды. Бирегә килеп, шатланып кайтырга, вакытны файдалы итеп үткәрергә булсын, рәхәтен күрегез,- диде.

Яңа Элмәле авылында 700дән артык хуҗалык исәпләнсә, Каракитәдә ул 900дән ук артып китә. Яңа ачылган балалар бакчаларына да 20дән артык балалар кабул ителүе куанычлы күренеш, әле чираттагылары байтак, димәк авыллар яши, балалар үсә.

Әйтергә кирәк, һәр ике авылда да элек елларда балалар бакчалары эшләгән. Әлеге хакта тантана вакытында да әйтеп үтелде, презентация күрсәтелде.

Мәктәп биналарында урын алган балалар бакчаларында сабыйларга тәрбия һәм белем бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Җитәкчеләр эчкә үтеп әлеге мөмкинлекләр белән таныштылар, балаларның чыгышларын карадылар.

Районда "Бәләкәч" программасы кысаларында ачылган мондый бакчалар өчәү булды. Кече Чынлы авылындагысында исә программа нигезендә тиздән төзекләндерү эшләре төгәлләнергә тора.

Куанычлы яңалыклар әти-әниләр тарафыннан да югары бәяләнеп, рәхмәт сүзләре җиткерелде. Ә инде иң җылы рәхмәт сүзләре бакчага йөриячәк сабыйларларныкы булгандыр. Моны аңлау өчен аларның шатлык тулы йөзләренә дә карау да җитә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәләкәч программасы